Кеше һәм закон
Казанда уйнап йөрүче балалар башсыз ир-ат мәетенә тап булган
Казанда Тынычлык бистәсендә балалар башсыз ир-ат мәетен тапкан, дип хәбәр итте Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.
Хайваннар ашаган башсыз һәм кулсыз ир-ат гәүдәсе 7 нче Дәүләки урамы буендагы чокырда табылган.
Балалар анда футбол уйнау өчен мәйданны кардан чистарта торган булган. Ир-атны киеменнән һәм мобиль телефоны ярдәмендә таныганнар. Ул 55 яшьлек, 3 гыйнварда югалган шушы бистә кешесе булып чыккан. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын да җиткергәннәр.
Хәзерге вакытта полиция үлем сәбәпләрен ачыклый, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев