Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН (сәхифә)

Әйдәгез, дус булыйк Булмаганны бар итеп сөйләү, гайбәт тарату, үч алу нияте белән яла ягу һәм тел белән эшләнә торган башка шундый начар гамәлләр кояш елмаеп торган күктә кинәт килеп чыккан кара болыт кебек көнебезне караңгылый. Шәхесне нахакка рәнҗетүче әшәке телләрдән безне кем яклый? Яла ягучылар, гайбәт, ялган сөйләүчеләргә законда...

- Бездә шәхеснең абруе Конституция белән саклана. Кешенең дәрәҗәсен төшерә, абруен каралта торган ялган хәбәр таратып йөргән өчен эш судта каралырга мөмкин. Суд 500 мең сумга кадәр штраф сала, яки гаепленең хезмәт хакыннан, я башка кеременнән акча тотып калуга, яисә 160 көнгә кадәр мәҗбүри эшкә хөкем итә ала.
- Шушындый берәр очракны әйтеп үтмисезме?
- Бар инде алар. Ләкин аларны матбугатта игълан итеп мәсьләне тагын бер кузгату булыр иде. Ызан бүлешә алмыйча, теләсә кайда ташланган көнкүреш калдыклары өчен ызгышып бер-берсенә теләсә нәрсә әйткән күршеләр еш килә. Монда судья шунда ук җинаять җаваплылыгына тартырга ашыкмый. Якларны килештерү җаен карыйбыз. Еш кына күршесен теләсә нәрсә әйтеп мәсхәрәләгән кеше аннан гафу үтенә, нык үкенүе сизелә. Каршы як та миһербанлы кеше булып чыкса, аны гафу итә. Ике як та килешкән очракта җинаять эшен туктатырга мөмкинлек бирә торган маддә бар.
- Бер елны берәү үлгән әнисен хурлыйлар, исемен пычраталар дип судлашып йөрде. Кем беләндер ызгышканда нәсел-нәсәбен искә алып хурлап әйткән сүз өчен дә җинаять эше ачалар мәллә?
- Әйе, акылга зәгыйфьләрне, кече яшьтәге балаларны да ямьсез сүзләр белән хурлаган, аларның яманатын саткан өчен дә эш кузгатылырга мөмкин. Моның өчен шушындый кешеләрнең законлы туганнарының судка мөрәҗәгате генә кирәк. Эш каралганнан соң гаепле кешегә алда күрсәтелгән кебек җәза билгеләнергә мөмкин.
- Болары үзара аралашканда, аз кешеләр янында кешенең яманатын чыгарган өчендер. Әле халык алдында җыелышларда да, язмача да, хат, интернет, матбугат аша да бер гөнаһсызга гаеп ташларга мөмкиннәр.
- Сүз дә юк. Законда кеше турында язмача ялган мәгълүматлар тараткан, хурлаган, урынсыз гаепләгән өчен дә җәза каралган. Һәм шактый кырыс. Бер миллион сумга кадәр штраф салынырга, яки гаепленең кеременнән бер елга кадәр акча тотып калынырга, яисә 200 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителергә мөмкин. Кешене бер урынсызга бөтен халык алдында җыелышларда, митингларда, стена газеталарында, рәсем-плакатларда урынсыз хурлаган өчен дә шушындый җәза билгеләнгән.
- Кайбер җитәкче кешеләр үз кул астында эшләүчеләрне төрлечә җәберли, мыскыл итә. Бу маддә белән аларны да җәзага тартып булмыймы соң?
- Андыйлар өчен тагын да кырысрак маддә бар: үзенең эш урыныннан файдаланып, кешегә урынсыз яла ягучылар 2 миллион сумга кадәр штрафка яки 2 елга кадәр кеременнән акча тотып калуга, яисә 300 сәгать мәҗбүри эшкә тартыла. Бу төр җинаятькә карата аның тирә-юньдәгеләргә куркынычлык дәрәҗәсе буенча тагын ике маддә бар һәм җәза алдагыларыннан күпкә кырыс. Штраф күләме 3-5 миллион сумга кадәр җиткерелә һәм керемнән акча тотып калу чоры белән мәҗбүри эшләтү айлары да арттырыла.
- Кызганыч, кешеләр арасында үзара низаглар еш булып тора. Кызып китеп бәхәсләшкәндә, талашканда бер-береңә әйтелгән хәтер калдырырлык, рәнҗетерлек сүзләр, мыскыл итә торган хәрәкәтләр өчен дә суд каршына басуың мөмкин мәллә?
- Әйе шул. Рәнҗетелгән кеше шаһитлары булып судка бирсә, җавап тотасың була. Бу - административ хокук бозу булып санала һәм шәхесне мыскыл иткән, абруен таптаган гаепләнүче буларак хөкем ителәсең. Гражданнар 1 меңнән 3 меңгә кадәр, җаваплы кешеләр 10-30 мең, юридик затлар 50 меңнән 100 меңгә кадәр штраф белән җәзалана. Бөтен халык алдында, радио, телевидение, матбугат аша мыскыллаган өчен җәза тагын да кырысрак.
- Ә үзеңне мыскыл иткәннәрен ничектер исбатларга кирәктер ич.
- Һәрхәлдә. Монда шаһитларсыз булмый. Телефон сөйләшүләре, видеокамера, интернет язмаларының роле зур. Шулай да мондый эшләрне карау судлар өчен дә бик катлаулы. Шуңа күрә эзләүче профессионал юристлар белән эш йөртсә, уңай нәтиҗәгә ирешүеңә шанс зуррак. Кемдер мыскыл иткән өчен административ җаваплылыкка тарту прокуратурага язылган гариза буенча тикшерү үткәрелгәннән соң гына мөмкин. Һәм шунысы да бар: административ штраф белән җәзаланган гаепле кешене дә мораль зыянны эзләп алу өчен судка биреп була.
- Болай судлашып йөргәнче, дус, тату яшәүгә ни җитә. Бер-беребезне рәнҗетеп, кимсетеп ямьсезләнмик, әйдәгез, дус булыйк!

Фото: allnews.org.ua



Укучы фикере
Хөрмәтле шоферлар һәм җәяүлеләр!
Сезгә бу ачык хат белән Балтач гимназиясендә укучы кыз мөрәҗәгать итә.
Безнең заман яңа технологияләр, яңа казанышлар чоры. Елдан-ел шәхси автомобильләр камилләшә бара, җәмәгать транспорт чаралары да читтә калмый. Димәк, юллардагы «бөке»ләр кимергә, ә куркыныч хәлләр кабатланмаска тиеш кебек.
Телевидение, радио, интернет, вакытлы матбугат чараларына күз салсаң, чәчләр үрә тора: юлларда чып-чын сугыш бара. Әйтерсең, монда һәркем үзенең өстенлеген, өлгерлеген күрсәтергә чыккан. Тик һәр шофер бераз гына үзе һәм пассажирлары турында уйланса, күпме гомерләр сакланып калыр иде. Чыннан да, җырдагыча: «Юллар, юллар, озын булса булсын, Тик соңгысы гына булмасын».


Рөхсәт ителгән тизлек белән йөрүнең ничек мөһим икәнен кечкенә бала да аңлый кебек.
Юл һәлакәтләренең иң еш очраучы сәбәбе - каршы як полосага чыгу икәнен һәммә кеше белә. Ә инде руль артындагы исерек - ул чын җинаятьче! Әмма күп кенә юл хәрәкәтендә катнашучыларга бу бәлаләр үзләрен читләтеп үтәр кебек тоела. Юл читенә хезмәткә чыккан иминлек сакчылары штраф салыр өчен генә тора кебек.


Юлга чыккан һәркем гап-гади юл йөрү кагыйдәләрен үтәсә, шоферларда бер-берсен хөрмәт итү кебек сыйфатлар булса, күпме гаиләләрне кайгы-хәсрәт читләп үтәр иде.
Юл һәлакәтләрендә иң зур зыян күрүчеләр, әлбәттә, балалар, чөнки аларның гомере олылар кулында. Балаларның тәрбиясе гаиләдә башлана, аны балалар бакчасы, мәктәп дәвам итә. Өстәл артында, өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту белән беррәттән юл йөрү кагыйдәләре дә өйрәтелергә тиеш. Бала олыларны кабатлый, димәк, юлда аңа олылар үрнәк.


Хөрмәтле шоферлар һәм җәяүлеләр! Бүген мин язган әйберләр беркем өчен дә яңалык түгел. Әмма шул белгәнебезне үтәмәү аркасында никадәр гомер өзелә, күпме кеше яралана. Юлдагы хәрәкәттә катнашучы бик күпләрнең язмышы сезнең кулда икәнен онытмасагыз иде! Юллар имин булсын иде дигән теләктә калам.
Зөһрә Гыйззәтуллина Балтач гимназиясе



сорау-җавап
Җирне чүпләмә
Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрне фермалардан, урманнардан, агач яки башка әйберләр эшкәртү цехларыннан чыккан калдыклар белән пычраткан, аларда рөхсәтсез чүплекләр ясаган өчен законда берәр төрле җаваплылык каралганмы? - дип сорый газета укучыбыз. Аңа җавап итеп «Россельхознадзор» идарәсе инспекторы Э. Имангулованың җавабын урнаштырабыз.


- Юк, юк дисәң дә авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрне кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә өчен куркыныч калдыклар белән пычрату очраклары булып тора. Мәгълүм ки, андый җирләрнең сыйфаты начарлана, үз максатларында файдалану мөмкинлеге чикләнә. Шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең туфрагын саклау буенча таләпләрне үтәмәүчеләр, аны бозуга, пычратуга юл куйган өчен законда административ җаваплылыкка тарту чарасы билгеләнә. Анда кимчелекләрне төзәтүнең вакыты күрсәтелеп, язмача күрсәтмә бирелә һәм гаеплегә административ штраф салына. Күрсәтмәдә тиешле булмаган җирдән чүпләрне чыгарту, туфракны чистарту һәм алга таба анда чүп-чар ташлауны кисәтүне контрольдә тотарга кушыла. Монысы үтәлмәсә, закон буенча кырысрак чаралар күрелә.



Кыңгыр эшләр
Исемлекне Кариледән Зөлфәт Кәримов башлады. Язгы төннәрнең берсендә Нормадагы «Алсу» кафесы янында, сәбәбен үзе дә белмичә, йодрыгы белән берәүнең йөзенә менеп төшә. Икенче көнне Балтачта яшәүче Азат Галиев «егетлек» күрсәтә. Исерек баштан Каюм Насыйри урамында яшәүченең бер гөнаһсыз сараен ут төртеп яндыра.


Улисьял авылыннан Геннадий Кузьмин да чиертеп алгач теләсә нәрсәгә сәләтле икән, Чепьядан бер хатынны кыйный, үтерәм дип куркыта.


Кырын эшләр буенча адрес кабат Карилегә кайта. Илнар Әлмөхәммәтов әле яше җитмәгән малаен аракы эчерткән өчен тоткарлана.


Яңгулда яшәүче Ришат Әсхәдуллин исә «Яңа тормыш» җәмгыяте паркындагы комбайнны «чишендергәне» өчен хәзер үкенеп туя алмый.


Смәелдән Илгиз Идрисов та шул озын куллары аркасында оятлы булды, асфальт җәя торган техникадан ягулык салдырганда эләккән.


Түбән Ушмадан беркайда да эшләмәүче Тимур Шумченкода оят дигәннәре, гомумән, бар микән? Шулай булмаса ир-егет башы белән хатын-кызның кәрәзле телефонына кызыгыр идемени.


Нормада яшәүче Булат Галиев турында ни әйтәсең инде, аннан 5 яшькә өлкән Фәнзил Җиһаншин кебекләр турында «атның азгыны тайга ияргән» диләр. Шушы икәү төн уртасында Кариледәге ашханәдән аракы белән кабымлык урлап чыгалар.


Бу язда караклар бигрәк активлашкан. «Строй-Метиз» җәмгыятенең шушы авылдагы складыннан май аеның соңгы көннәрендә полиэтилен торбалар юкка чыга. Каракларны эзлиләр. Күреп, полициягә хәбәр итүче булса, ул сер итеп сакланачак.


«МДСУ-1» җәмгыятенең өч шоферы көпә-көндез 200 литр дизель ягулыгы урлый. Беренче юлга исемнәрен атап абруйларын таплау кирәкмәс дип таптык.


Июнь аеның соңгы ункөнлегендә Нормабаш аваылы урамында торучы «Венета» җәмгыятенең «КамАЗ»ыннан 2 данә аккумулятор югала. Карак әлегә тотылмаган, эзлиләр һәм шулай да күрүчеләр булса, хәбәр көтәләр.


Югарыда әйтелгән һәр эш буенча җинаять эше кузгатылды.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча Хәлил Нәкыйпов язды.

Сәхифәне Хәлил НӘКЫЙПОВ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250