Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кешенекенә кызыкма

Бушка килгән «байлык»ка кызыгып, гомерләре буена үзләренең исеменә тап төшерүчеләр арабызда байтак. Бүген сүз шундыйларның кайберләре хакында.

29нчы октябрь көнне Зур Лызи II өлештә яшәүче С.Маврин район үзәк хастаханәсенең чормасыннан Габдрахмановның борау-шөреп боргыч урлый. 1есеннән 2нче ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр «Яңа тормыш»ның Иске Көшкәт авылында урнашкан дуңгыз асрау комплексыннан бер дуңгыз урлыйлар, шуның белән җәмгыятькә 11 мең 200 сум зыян китерәләр. 16нчы ноябрь көнне билгесез кешеләр яшерен рәвештә Таузар авылында Әхмәтҗановлар яшәгән йортка үтеп кереп, хатын-кыз курткасын урлыйлар. 16сыннан алып 20нче ноябрьгә кадәрге аралыкта Яңгул кешесе Р.Зиннәтуллин «Яңа тормыш» җәмгыятенең Яңгул авылында урнашкан бәрәңге аралау пунктыннан редукторлары белән 2 электродвигатель урлый. Кеше милкенә кул сузучыларга карата РФ ҖКның 158нче маддәсе 1нче һәм 2нче бүлекләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылды.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган әлеге мәгълүматларны газета битләренә бирүнең төп сәбәбе, әлеге юнәлештә пофилактик эш алып бару максатыннан һәм яшь буын өчен бу гамәлләрнең начар икәнен янәдән бер кат аңлату уңаеннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев