Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кибетчесе сата, хуҗасы җавап тота

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы кануны (6 март, 2015 ел, № 10-ЗРТ) нигезендә, Татарстан территориясендә 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле эчемлекләр сату тыела...

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы кануны (6 март, 2015 ел, № 10-ЗРТ) нигезендә, Татарстан территориясендә 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле эчемлекләр сату тыела (моңа сыра да, составында сыра булган эчемлекләр, сидр, пуаре, медовуха да керә). Тик бу канун Шода авылындагы “Ностальгия” кибетенә кагылмый күрәсең. Быелның 26 гыйнваренда Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шундый очракка тап булды. Кибетче үзенең хокук бозуын үзенчә аңлатты, ул куәтлелеге 15 процентка кадәрге эчемлекләрне сату тыелмый дип уйлаган. Кызганыч, кибетче ни дип кенә уйласа да, җавап бирү кибет хуҗасына кайтып кала. “Әлеге хокук бозу буенча административ материал тупланды, алкогольле эчемлекләр сатуга җаваплы затның административ беркетмә төзергә чакырылуы турында хәбәр җибәрелде”, дип белдерде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Айрат Хәнәфиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алкоголь