Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кичке салкын урамда кечкенә малай йөри

Балигъ булмаган балаларныӊ хокукларын саклау комиссиясенеӊ утырышлары һәрдаим җаннарны тетрәндерә торган хәлләр белән бәйле. Исерек әни, айнымаган әти, ач, иӊ кирәкле киемнәре һәм уку әсбапләре булмаган балалар – шушындый җан өшеткеч мисалларны тыӊлагач, гүя бу хәлләр безнеӊ районда түгел, кайдадыр еракта, ачлык, сугыш еллары булган заманда, дип уйлап куясыӊ. Әмма алай түгел шул, бу вакыйгалар бездә, безнеӊ күз алдыбызда бара.

…Гаиләдә өч бала, иӊ кечесенә 6 ай. Әти дигән бәндәнеӊ аталык хокуклары расланмаган, әгәр ул рәсмиләштерелсә, бу гаилә «мать-одиночка» статусыннан төшеп кала һәм дәүләт тарафыннан бирелә торган хәйран саллы ярдәмнән колак кагачак. Ир кеше төрмәдән дә кайткан, инде акыл да керерлек, юк шул, кермәгән. Эшли башлаган эшен ташлап, тагын эчкечелеккә салышкан, җитмәсә өйдәш хатыны да аӊа ияргән. Даими бу гаиләгә килеп йөргән район комиссиясе вәкилләре бу кичтә дә гадәт буенча хәл белергә керәләр. Юк,  эчтән бикле өйгә тиз генә керә алмыйлар әле. Исереклектән күзләре томаланган ир белән хатын көчкә торып ишекне ачалар. Өйдә 3 баланыӊ икесе генә. Олы малайныӊ кайда икәнлеген белмиләр алар. Соӊыннан ачыкланганча, ул бала ике-өч мәртәбә ишеккә, тәрәзәгә килеп шакып карый, әмма ишекне ачучы кеше булмый. Кичке салкын урамда йөргән баланы күршеләре сыендыра. Әле ярый урамда калып, өшеп үлмәгән, дип нәфрәтләнделәр бу хәлне үз күзләре белән күргән комиссия вәкилләре.

Утырышта чакырылган ир белән хатын күз яшьләре белән, бүтән алай булмыйбыз, балалардан гына мәхрүм итмәгез, аракыдан котылыр өчен Казанга, табибларга барырга да риза, диләр. Инде өч бала да гаиләдән алынып, вакытлыча ярдәм итү урыннарына урнаштырылган. Утырышта катнашучыларныӊ фикеренә таянып, киләчәктә әни һәм әти дигән кеше дәва алып, гаиләдә үзгәреш булмаса, бу мәсьәлә буенча җинаять эше ачылачак, хәзергә моныӊ өчен рәсми кәгазъләрне тупларга кирәк, дигән карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балигъ булмаган балаларныӊ хокукларын саклау комиссиясе