Кредитларын түли алмаган балтачлылар суд каршында җавап тота
4 апрельдән 13енә кадәр район судында төрле банклардан алынган кредитын түли алмаучыларга карата бурычларын эзләү буенча 8 эш каралды.
Дөрес, бик кирәк чакта кредит түләүнең нәрсәсе бар аның, барысы да кредитка яши бит, дип фикер йөртәбез. Түли алалар икән - алсыннар. Әмма көчләрен чамалый алмаучылар да җитәрлек, кредит өстенә кредит ала һәм ахыр чиктә бу бурыч боҗрасыннан чыгып ычкыну мөмкинлеген югалта. Юрганыңа карап аяк суз, ди халык. Әлеге сүзләр бүгенге тотрыксыз заманга бигрәк тә туры килә. Кеше кредит алырга дигән карарга килә икән, берничә елга сузылган коллыкка түзә аламы, юкмы, ансын инде үзе чамалый. Бары ахыры гына суд эскәмиясендә тәмамланмасын иде ...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев