Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кукмарада полицейскийга пычак белән һөҗүм иткән явызны атып үтергәннәр

Хокук саклаучыларга һөҗүм иткәнче, ул полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына янучан катнашма салынган ике шешә ыргыткан.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Узган төндә Кукмарада бер явыз полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче Антипов янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе качып китә.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең кайда булуын билгели. Агентлык чыганагы сүзләренчә, тоткарлаган вакытта бу кеше «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм», дип кычкыра. Аннары ул полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак кадый.

Җинаятьчегә берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал