Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кычкырып җырласаӊ, кыйныйлар ... (видео)

Түбән Камада бер ир-ат 1 март көнне урамда 12 яшьлек кыз баланы кыйный. Әлеге хәл 1 нче номерлы балалар спорт мәктәбе янында, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә була.

Кыз урамнан кычкырып җырлап килгән, янәсе. Узып баручылар да кул күтәрүчегә бернинди игътибар бирмиләр. Бу хәл бары социаль челтәрләрдә видеоязма чыгарылгач фаш ителгән.

Менә ниһаять, Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре спорт мәктәбенә бару юлында 12 яшьлек кызны кыйнауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган.

Ул шәһәрдә яшәүче 70 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган, ә кызга ташлануын начар кәефтә булуы белән бәйләп аңлаткан. Моңа кадәр аның хокук бозганы булмаган, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә бернинди исәптә дә тормый.

РФ Җинаять кодексының 116 нчы маддәсе (кыйнау) буенча җинаять эше кузгатылган. Шикле адәмне сак астына алу мәсьәләсе карала.

Фото, видео: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250