Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Күз ачып йомганчы

Көч түкми генә акча табу өчен күп кирәкми икән. Аракы белән кәефне күтәргәч, «дустыңа» кунакка бару да җитә һәм син күз ачып йомганчы акчалы да, телефонлы да буласың, ләкин ахырын уйларга кирәк.

2012нче елның 14нче гыйнварында Р.Шакирҗанов Балтач бистәсендә яшәүче В.Зиннәтовка кунакка килә. Кәеф-сафа корып утырганнан соң, икесе дә йокыга тала. Иртәнге якта Р.Шакирҗанов йорт хуҗасының йоклаганына, үзен беркем дә күзәтмәвенә инангач, Зиннәтовның чалбар кесәсеннән 1500 сум акча урлый һәм аны үз максатларында файдалана.
Икенче көнне йорт хуҗасын янәдән «талыйлар». Хәл болайрак була. Зиннәтов урамда очраклы гына танышкан Р.Зәкиев белән спиртлы эчемлек сатып ала һәм алар Зиннәтовның өенә кайтып кунак булалар. Аннан соң Зәкиев чыгып китә. Әмма бераздан төн кунарга дип кире кайта. Ишектә йозак күргәч, хуҗалар юклыктан файдаланып, Р.Зәкиев караклык кылырга уйлый. Көрәк белән мунча тәрәзәсенең рамын алып, өй эченә үтә. Зәкиев биредән 950 сумлык «NOKIA» кәрәзле телефоны, «Оптима» тәмәкесе һәм булган акчаларны кулга төшерә. Әлеге гамәлләре белән карак йорт хуҗасына 1256 сум матди зыян сала.
Р.Шакирҗанов, Р.Зәкиев караклыкта гаепләнеп, икесе дә 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250