Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лаеклы пенсия өчен

Пенсия турында кайгыртуга яшь буын ничектер салкын карый. Юкса, киләчәкне бүгеннән кайгырту кирәк дип чаң сугабыз. 2008нче елның 30нчы апрелендә гамәлгә кергән «Пенсиянең туплау өлешенә иминият взнослары кертү һәм пенсия тупланмалары формалашуда дәүләт ярдәме турында»гы 56нчы номерлы ФЗ исә әлеге юнәлештә төп ярдәмнәрнең берсе. Бүгенге көндә аның тормышка ашуы турында...

- Наил Мөхәммәтгалиевич, әлеге законның халык өчен файдасы нидән гыйбарәт?
- 2011нче елда район Пенсия фонды идарәсе пенсионерларга 929 миллион сум пенсия һәм пособиеләр түләде. Райондагы хезмәткә түләү фондына карата 76 процент туры килә. Болай чагыштырганда яхшы гына күрсәткеч шикелле, әмма билгеләнгән пенсияләрнең үсеш динамикасы республиканыкыннан калыша. Бүген ТРдагы пенсия күләме 9030 сум, бездәгедән 826 сумга артык.
Районда билгеләнгән күпчелек пенсияләрнең күләме уртача күрсәткечкә дә тиңләшә алмый. Сәбәбе түбән хезмәт хакы һәм азкүләмдә тупланган иминият внослары суммасыннан гыйбарәт.
Картлык килү белән тормыш тәмамланмый. Ә яшәү чыганагы бердәнбер - ул пенсия. Лаеклы пенсия - ул лаеклы тормыш. Шуңа күрә бүген эшләүче кешенең бурычы киләчәктә лаеклы пенсия алу хокукына ия булу өчен күпкүләмле пенсия капиталын туплау. Хәзерге вакытта эш бирүченең пенсия фондына түләгән иминият взносына гына хисап тотмыйча, үз пенсия капиталыңны тулыландыру кирәк. Шуларның бүген иң әһәмиятлесе һәм халык өчен файдалысы - пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруда дәүләт ярдәме.
- Әлеге закон белән якыннанрак таныштырып үтсәгезче.
- Бу закон 2008нче елның 1нче октябреннән көченә керде һәм ул түбәндәге кагыйдәләрне үз эченә ала: беренчесе - программага керү турындагы гаризалар 2013нче елның октябренә кадәр кабул ителә; икенчесе - программада катнашуның чикләнгән вакыты булу - бу 10 ел; өченчесе - ирекле иминият взносларын елга 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр түләргә мөмкин. Бу очракта дәүләт тарафыннан шул кадәр үк сумма взнос түләүченең шәхси иминият счетына кертеләчәк һәм ун ел дәвамында инвестиция керемен дә исәпләп, 50 меңнән алып 302 мең сумга кадәр өстәмә пенсия капиталы тупланачак
- Кертелгән акчалар белән кем идарә итә?
- Билгеле булганча, 2002нче елда булган реформадан соң үзебезнең иминият взносларыбызның тупланма өлешен аерым инвестицион компанияләргә тапшырдык. Бу юлы да һәркем үзенә файдалы дип уйлаган компаниягә ирекле иминият взносларын тапшыра ала. Бу «Внешэкономбанк» дәүләт идарә компаниясе яки хосусый идарә компанияләре, шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары булырга мөмкин.
Хосусый идарә компанияләр яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары әлеге суммаларны закон тарафыннан тәэмин ителгән активларга урнаштыру нәтиҗәсендә инвестицион керем ала. Бу табыш суммалары иминиятләштерелгән затның шәхси иминият счетында чагылыш таба.
- Наил Мөхәммәтгалиевич, әлеге түләүләрне башкаруда нинди ысуллар уңайлы санала?
- Район пенсия фонды идарәсеннән алынган әзер квитанцияләр аша яки хезмәт хакыннан тотып калу юлы белән башкарырга була. Шулай ук www.pfrrt.ru сайтына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шунысын белү кирәк: нинди ысулны сайлауга карамастан болар һәммәсе дә гариза нигезендә башкарыла.
- Пенсия тупланмасын кайчан һәм ничек алу мөмкинлеге бар.
- Тупланмалар агымдагы елның 1нче июленнән бирелә башлый. Әлеге акчалар берьюлы (единовременный) яки билгеле бер вакытта (срочный) бирелә ала. Берьюлы бирелә торган пенсия тупланмасын алучыларга иң беренче чиратта 2002нче елдан 2004нче елга кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият взнослары кертүче 1953-1966нчы елгы ир-атлар, 1957-1966нчы елгы хатын-кызлар керә. Ә менә билгеле бер вакытта алына торган тупланмалар алу вакытын гражданнар үзләре билгели һәм ул 10 елдан ким булмаска тиеш. Әлеге ысулның мөһим үзенчәлеге шунда, кеше пенсия яшенә җиткәнче вафат булган очракта тупланган акчалар закон нигезендә хокукый вариска түләнә. Әмма ул акчаны алганда вариска керем салымы түләргә кирәк була.
Әңгәмәдәш Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев