Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үлем белән яшәү арасында – 7

Элегрәк бәян ителгән "Үлем белән яшәү арасында" тарихына нокта куелып, авырлы хатын-кызны үтергәнче кыйнаган Түбән Сосна авылында яшәүче 44 яшьлек Илдар Фәләхетдинов суд тарафыннан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Исегезгә төшерәбез, җинаять 5 сентябрь кичендә Балтач районы Түбән Сосна авылында кылына. Илдар Фәләхетдинов үзенең дусты - авырлы хатын-кыз белән кәеф-сафа корып утыра, аннары көнчелек аркасында арада низаг чыга. Илдар Фәләхетдинов дустын бик каты кыйный. Качып котылырга теләгән хатын-кыз урамга йөгереп чыга. Ләкин өйдән ерак китә алмый - аңын югалтып егыла.
Аны иртән генә күреп алып, район үзәк хастаханәсенә озаталар, ләкин мондагы табиблар гына ярдәм итә алмаганлыктан, Казан табиблары килеп, махсус вертолет белән аны калага алып китәләр. Табибларның күпме генә аның гомерен саклап калу өчен көрәшүенә карамастан, ул шунда җан бирә.

Фәләхетдинов үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем карары әле канунлы көченә кермәгән.

Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://www.ntv.ru

Охшаш материаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250