Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ленин урамындагы вәзгыятькә прокуратура ачыклык кертә

Соңгы вакытта Балтач бистәсенең үзәк урамындагы юл хәрәкәтен оештыруда булган үзгәрешләр халыкта сораулар тудырды, шул сәбәпле, әлеге темага аңлатма бирү йөзеннән, түбәндәгеләрне белдерәбез.

Дөрестән дә, Балтач бистәсе башкарма комитетының 2015 елның 2 ноябрендә кабул ителгән 48 нче номерлы күрсәтмәсе нигезендә, бистәдәге Ленин урамының бер өлешендә һәм Школьная урамында транспорт чаралары өчен юл йөрү тәртибе үзгәртелде.
Россия Федерациясенең «Юл хәрәкәте иминлеге» турындагы законында күрсәтелгәнчә, юллар өч төргә: федераль, төбәк һәм муниципаль юлларга бүленеп йөртелә.
Юлларда юл хәрәкәтен оештыру, анда төрле юл иминлеге билгеләре һәм төрле техник чаралар бары тик техник регламентларга нигезләнеп, юл хәрәкәтен оештыру буенча проектлар һәм схемалар нигезендә генә башкарылырга тиеш. Бу норма югарыда күрсәтелгән Федераль законның 22 маддәсендә чагылыш таба. Кыскасы, юлга юл йөрү куркынычсызлыгы билгеләре тиешле дәрәҗәдә белгечләр тарафыннан эшләнгән, расланган проект һәм схема нигезендә генә куелырга тиеш.
Балтач бистәсенең Ленин урамы «Балтач-Шәмәрдән» юлының бер участогы булып тора. Аның хуҗасы (балансодержатель) - «Главтатдортанс» дигән дәүләт казна оешмасы. Шушы оешма тарафыннан , 2011 нче елда юлның юл хәрәкәтен оештыру буенча проекты эшләнә. Проект Татарстан Республикасы Эчке эшлэр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясендә һәм Татарстан Республикасы Юллар идарәсендә килешенү үтә.
Искәртелгән проектта Балтач бистәсенең «Универмаг» бинасы янында «Остановка запрещена» дигән билге куелырга тиешлеге күрсәтелә. Һәм бүгенге көндә дә монда бу билге законлы рәвештә тора.

Ә менә Ленин урамы буенча бер яклы гына юл хәрәкәте булдыру һәм урамга өстәмә юл билгеләре кую - бу чаралар проектта күрсәтелмәгән. Проектка үзгәрешләр бары тик юлның хуҗалары (ГКУ «Главтатдортранс») тарафыннан кертелә һәм закон кушкан тәртиптә килешү үтәргә тиеш.

Тикшерүдән күренгәнчә, җирле үзидарә органнары тарафыннан закон таләпләре тулысынча үтәлеп бетмәгән.
Ленин урамына «Универмаг» бинасы янында килеп тоташучы Школьная урамына килгәндә, бу юл бистә балансында тора. Әмма бу урамдагы юл хәрәкәтен үзгәртү дә югарыда күрсәтелгән тәртиптә, ягъни техник регламентлардан чыгып, җирле үзидарә органнары тарафыннан расланган проект нигезендә булырга тиеш. Бүгенге көндэ Школьная урамының проекты ясалмаган. Анда куелган каршылык чаралары һәм юл билгеләре халыкка авырлык тудыра.

Балтач районы прокуратурасы югарыда күрсәтелгән закон бозу очракларын ачыклагач (Ленин урамы проектына үзгәрешләр кертелмәгән, Школьная урамының проекты бөтенләй юк), Балтач бистәсе башкарма комитеты күрсәтмәсенә , юкка чыгаруны таләп итеп, протест кертте. Протест башкарма комитет тарафыннан канәгатьләндерелде. Күрсәтмә юкка чыгарылды. Башкарма комитет юл йөрүне оештырудагы закон бозу очракларын бетерү өчен 2016 елның 20 февраленә кадәр вакыт сорады.
Төп кибетләр үзәк урамга урнашканлыктан, машиналарга туктар өчен мөмкинлекләр аз булу сәбәпле, бүгенге көндә җирле үзидарә органнары тарафыннан, законга туры китереп бистәдә юл хәрәкәтен оештыру буенча эш алып барыла.

Г. Галиуллина,
Балтач районы
прокуроры ярдәмчесе.
Соңгы елларда автомобильләр саны арту, бистәнең үзәк урамында юл хәрәкәте көчәюе юл-транспорт һәлакәтләренең күбәюенә китерде . Мәсәлән, 2014 елда бистәнең үзәк урамында («Гиппократ» даруханәсеннән алып «Сбербанк» бинасына кадәр) һәлакәтләр булып, 25 машинага матди зыян килсә, 2015 елда һәлакәтләрдә 1 кеше тән җәрәхәте алды, 36 машина зыян күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250