Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өлкәннәр тәртип сагында

Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, 23нче апрель көнне прокуратура бинасының утырышлар залына эшче төркем чираттагы утырышка җыелды.

Биредә сүз яшүсмерләрне закон бозу очракларыннан аралау, кисәтү һәм профилактик чараларны җәелдерү турында барды. Әлеге эшчәнлеккә бәя биреп, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов үз чыгышында: "Район җирлегендәге яшьләрнең һәм балигъ булмаган балаларның формаль булмаган төркемнәргә оешмавын һәм хокук бозу күренешләрен булдырмауны катгый контрольдә тотабыз. Моның буенча профилактик чаралардан: рейдларга чыгу, мәктәпләрдә укучылары белән очрашулар оештыру һәм аноним анкеталар яздырып алу, тестлар эшләтү оештырылды. Шушы барлык нәтиҗәләргә нигезләнеп, район җирлегендә группировкалар булу-булмавын ачыклауга ирешәбез. Бүгенге көндә районыбызда яшьләр тарафыннан оешкан хокук бозуга корылган бернинди дә группировка юк", - дип белдерде.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе (КДН) члены Наил Фәйзрахманов та авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм учетта торучы балалар хакында мисаллар китереп, аларга күзәтү ясап алды. Аның чыгышында тәрбиягә алынган баларның тәртип бозып кулга алыну фактлары да телгә алынды.
Утырышны алып баручы район прокуроры Зөфәр Абитов тарафыннан биредә катнашканнарга авыр хәлле һәм опекун гаиләләрдәге четерекле мәсьәләләрне ачыклауны, дәүләт органнары тарафыннан тиешенчә игътибар бирелүне контрольдә тотарга һәм хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләргә, дигән бурыч йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X