Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Максат»ка ирешү өчен

Тормышлар ничек кенә авыр булмасын, аны урланган акча белән генә җиңеләйтү һич мөмкин түгел. Бигрәк тә җинаять кылып тапкан мал белән.

Гап-гади татар авылларында акча талау, өлкәннәрне кыйнап, малны кулга төшерү очраклары ешаюы аптырашта калдыра. Шундый хәл 28нче март көнне П. авылында була. Алдан әзерләнгән план буенча Р. ханым А.ларның өеннән акча урларга ниятли. Өйдә өлкән яшьтәге әби белән бабай һәм аларның I төркем инвалид кызлары яшәгәнлектән, угры акчаларны бик тиз кулга төшерермен дип уйлый. Звонок тавышына бабай ишек ачарга чыга. Җинаятьче шешә белән, аннан соң сарайдан ватык кирпеч алып кереп, өч тапкыр бабайның башына, күкрәгенә суга. Алган тән җәрәхәтләреннән карт аңын югалта. Ярдәмгә ашыккан әбине дә шундый ук кыерсытулар көтә. Акчалы булу теләге белән «янган» ханымның күзенә ак-кара күренми, өлкәннәрнең ярдәмгә мохтаҗ булулары да туктатмый аны. Әбинең башына җиде тапкыр ватык кирпеч белән суга. Максатына ирешү өчен Р. өйгә үтә. Шкафтан акчаларны тиз генә алмакчы була, әмма тапмый. Шул вакыт өйгә капкадан кызлары Г.ның кереп барганын күрә һәм веранда ишеген бикләп куя. Г. ханым ишекне ачарга тарткалап маташканда, Р. ишекне үзе ачарга өлгерә һәм Г.ның башына да кирпеч белән суга. Икенче тапкыр сугарга кизәнгәч, зыян күрүче Р.ның кулыннан җинаять коралын тартып ала һәм урамга йөгерә. Шулай итеп, Р. көч кулланып, чит кеше милкен урлау максаты белән ташлануда гаепләнә. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.
Эш урыны була торып, хатын-кыз башы белән мондый гамәлгә ничек бара алды икән? Авыл кешесенә бөтенләй хас булмаган бу күренешнең безнең җирлектә кылынганына ышанасы да килми. Әгәр әби-бабайның кызы Р. ханым һөҗүм иткән вакытта килеп өлгермәсә, өлкәннәрнең исән калулары икеле булыр иде. Тикшерү органнары тарафыннан Р. кылган гамәл юлбасарлык дип бәяләнә (бу гамәл кеше үтерү һәм көчләүдән соң иң авыр җинаятьләрнең берсе булып санала).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250