Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иң элек паспортын кара

Теләсә нинди транспорт чарасын төп документы-паспорты (алга таба халык арасында да гадәткә кергән телдә кыскартып ПТС дип язарбыз) булмаса, кулланып булмый. Чөнки машина турында тулы мәгълүматны (кайда, кайчан чыккан, сатылган, хуҗасы кем, исәпкә кую һәм төшерү вакытлары...) шул паспорттан карап кына ачыклап була. Димәк, паспорты юк икән, син утырып чыккан...

Теләсә нинди транспорт чарасын төп документы-паспорты (алга таба халык арасында да гадәткә кергән телдә кыскартып ПТС дип язарбыз) булмаса, кулланып булмый. Чөнки машина турында тулы мәгълүматны (кайда, кайчан чыккан, сатылган, хуҗасы кем, исәпкә кую һәм төшерү вакытлары...) шул паспорттан карап кына ачыклап була. Димәк, паспорты юк икән, син утырып чыккан машинаң да юк булып исәпләнә. Инспекторларга очрасаң, машинаңны алып китеп ябып куялар. Аның үзеңнеке икәнен ачыклаганчы никадәр вакыт үтә, нервы туза, штраф тукталыш өчен саллы гына түләү килеп төшә. ПТС булмау нәтиҗәсендә туган проблеманы үзе генә ерып чыга алмагач, кеше чарасызлыктан судка мөрәҗәгать итә. Һәм Балтач район судында да мондый эшләр еш карала. Димәк, биредә ПТС проблемасын, аны хәл итү юлларын белгән кешеләр эшли. Шундыйларның берсе - район суды судьясы ярдәмчесе Алсу Зөфәровна Камалиева белән үткәргән әңгәмә шушындый проблема белән очрашканда каушап калмас өчен сезгә күпмедер ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Сорау: - Автосалоннан машина алдым, акчасын тулычынча түләп. Ләкин йөри алмыйм. ПТС юк. Аны бирергә тиешле килешү вакыты да күптән чыкты инде. Ул компанияне судка бирегез диләр. Ә ничек итеп, нинди законнарга таянырга. Судның нәтиҗәсе булырмы?

Җавап: Шундый хәлдә калган берәү судлашып ПТСны да алды, гаепледән үзенә килгән зыянны да каплаттырды. Моның өчен сатучы белән алучы арасындагы килешүдә ПТСны бирү вакыты, машинаның маркасы, моделе, төсе, комплектациясе... гомумән, тулы характеристикасы күрсәтелергә тиеш. Дилерның килешү вакытын үтәмәгән өчен җаваплылыгы күрсәтелмәгән булса, клиент яңа срок куя, яки акчасын кире сората ала. Килгән зыянны да (машинага түләп куелган акчаның көн саен ярты проценты кадәр пени) эзләтергә мөмкин. Әмма ул түләп куелган суммадан артык була алмый. Кайбер очракта сатучы клиентның беркатлылыгыннан файдаланып, килешүне үзенә яраклаштырган булырга мөмкин.Ләкин моның өчен дә законда аерым маддә бар һәм административ җаваплылыкка тарту каралган. Шулай булгач, тиешле документларны туплап судка бирсәгез ПТСны, яки транспорт өчен түләнгән акчагызны кире кайтара һәм үзегезгә китерелгән матди зыянны да эзләтә аласыз.

Сорау: Судлашып йөрүгә калгач, бик мәшәкатьле инде ул. Кыен хәлдә калмас өчен автомобиль сатып алучыларга нинди киңәш бирер идегез?

Җавап: - «Роспотребнадзор» машинаны рәсми дилерлардан, алай гына да түгел, дуслар, танышлар, коллегалардан сорашып ышанычлылыгы расланган дилердан гына алырга киңәш итә. Автосалоннардагы менеджерларның ПТСны иртәгә яки берничә көннән кайтарабыз дигән үгетләүләренә һич кенә дә ышанырга ярамый. Алдан түләп куйганда да, иң элек машинаның ПТСын сорагыз, күчермәсен түгел, нәкъ менә төп нөсхәсен күргәч кенә түләгез.

Сорау: Кыен хәлдә калганда ПТС мәсьәләсен хәл итүнең срогы бардыр ич?

Җавап: Бар билгеле. Зыян күргән якның товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару һәм зыянны тулысынча каплау буенча таләпләре 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Автосалон шушы чорда таләпне үтәми икән, эш зыян күрүченең теләге белән аның яшәү яки килешү төзелгән урын буенча судка бирелә һәм гражданлык суд эше буенча карала. Практикадан күренгәнчә, кыен хәлдә калган кулланучы судка автосалон белән килешүне өзү мәсьәләсен бирсә яхшы. Чөнки ПТСны бирергә дип чыгарылган суд карарын мәҗбүри үтәтү кыенрак. Ә менә килешүне өзеп акчаңны кире кайтару тиз. Пристав салоннан шул бәягә торырлык товар алып чыгып бирә ала. Акчагызны суд аша эзләткәндә утырышта үзегезнең яки суд тәкъдиме белән «Роспотребнадзор» вәкиле дә сезнең файдага катнаша ала. Һәм шуны онытмагыз: автосалонга биргән дәгъваларыгыз һәрвакыт ике нөсхәдән булсын һәм берсен гаепленең имзасын куйдырып үзегездә саклагыз. Аннан суд чыгымнарын судка бирүче клиент түгел, гаепле автосалон түли. Мондый низаглар 100 процент клиент файдасына төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев