Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәгариф учреждениеләре әти-әниләрдән мәҗбүри акча җыеп «үзфинанслау» белән шөгыльләнсә прокуратурага хәбәр итегез

Татарстан прокуратурасы коллегиясе карары белән прокуратура органнары белем турындагы законның үтәлешен,

беренче чиратта, укучы балаларның әти-әниләреннән мәктәп кирәк-яракларына (класс ремонтлауга, уку әсбаплары алуга һ.б.) мәҗбүри рәвештә акча җыю, җыелган акчаларны маскатчан файдаланмау очракларын ачыклау буенча тикшерүләр үткәрә.
Хокук саклау органнарына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрдән һәм тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, болай законсыз акча җыюларның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә шактый еш практикага кергәнен раслый. Кайбер мәгариф учреждениеләре ремонт, сак хезмәте, төрле хуҗалык эшләре, уку кирәк-яраклары өчен дип әти-әниләрдән мәҗбүри акча җыеп «үзфинанслау» белән шөгыльләнә.
Балтач район прокуратурасы мондый закон бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү өчен гражданнарга мөрәҗәгать итә. Белем бирү учреждениеләрендә әти-әниләрдән мәҗбүри акча җыю очраклары булса, 2-62-44, 2-43-80 телефоннары аша район прокуратурасына хәбәр итегез. Безнең адрес: Балтач, Булатов урамы, 24нче йорт.
Фото: http://www.rus-obr.ru/idea/7905

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250