Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Наркоманга руль бирмә

Аракы түгел әле дип, наркотик кулланган хәлдә рульгә утырган шоферлар гаебе белән аварияләр еш була.

Тикшерүләр барышында наркотикка бәйлелек диагнозы белән амбулатор наркологик бүлекләрдә исәптә торучы гражданнарның да рульгә утырганлыгы ачыкланып тора.
Россия Федерациясе карары белән аерым төр һөнәр ияләре өчен эшендә куркыныч тудыра торган медицина препаратлары исемлеге расланган. Аларны кулланган шоферларга юлга чыгарга ярамый. Чыга икән, инспектор туктатып алкоголизм, наркомания, токсикоманиягә тикшерү үткәрергә җибәрсә, канында тискәре нәтиҗә күренеп, ахыры үзе өчен начар бетәргә (эше судта каралып, правасы алынырга) мөмкин.
Гомумән, бар шундый препаратлар, аларны аз гына куллану да психикага тискәре тәэсир итеп, рульдә барган кешенең хәрәкәтләрен үзгәртергә сәләтле. Шуңа күрә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында» Федераль законда кешенең хәрәкәтенә тәэсир итәрлек медицина препаратлары кулланып рульгә утыручыны да транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү карала.
Юл хәрәкәте куркынычын киметүне максат итеп, прокуратура наркологик диспансерларда исәптә торучы кешеләргә бирелгән транспорт йөртү хокукы таныклыгының дөрес түгеллеген тануны таләп итеп судка мөрәҗәгать итәчәк. Табиб билгеләмәсеннән башка наркотик һәм психикага тәэсир итүче матдәләр кулланган өчен, наркоманиядән дәваланудан качкан өчен административ җаваплылык турында да белеп торырга кирәк.
Җәмәгать урыннарында мондый тыелган эш белән шөгыльләнсәң 4 меңнән 5 мең сумга кадәр административ штраф салына яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынасың.
Наркоманиягә тикшерү үтүдән, профилактик чаралардан, дәваланудан качсаң да административ җәза бирелә.
Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына бу мәсьәлә буенча кертелгән үзгәрешләр 2014нче елның 25нче маеннан көченә керде. Моның өчен җәза 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яки 30 тәүлеккә кадәр кулга алу.
Медицина яки социаль реабилитация учреждениеләреннән рөхсәтсез чыгып китү, табиб язган күрсәтмәне 2 тапкырдан да күп бозу дәваланудан качып йөрү булып исәпләнә.
Фото: http://sterlitamak.bezformata.ru/listnews/narkomani-za-rulem/11598377/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250