Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Наркотикларга каршы – ил белән

19 февральдә Арчада Республика һәм район прокурорлары катнашында наркотикларга каршы көрәшне көчәйтү чаралары турында зона семинары булып узды.

Семинарда Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районара тикшерү комитеты, җәза үтәтү хезмәте, наркотикларны контрольдә тоту хезмәте һәм район хакимияте , районннарда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе вәкилләре катнашты.
Киӊәшмәне Татарстан республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин алып барды.
Семинарда хокук һәм сәламәтлек саклау, белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы чыгышлар һәм конкрет чаралар күрү буенча тәкъдимнәр яӊгырады, төрле программалар эшчәнлеге яктыртылды.
Республика прокуроры урынбасары Сергей Старостин бу мәсьәләгә Россия һәм Республика күләмендә нык игътибар бирелгәнен искәртеп узды, мондый очрашулар республиканың башка төбәкләрендә дә узачагын, аларда конкрет проблемаларны чишү юллары да каралачагын әйтеп, хокук саклау органнары вәкилләреннән бу юнәлештә эшне активлаштыруны, массакүләм матбугат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшәүне таләп итте.
Чыганак: http://arskmedia.com/tat/2014/02/19/narkotiklarga-karshy-berg%D3%99l%D3%99p-kur%D3%99shik/#more-12164

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250