Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нокта куйыйк!

Бүгенге көндә тарта торган катнашмалар (курительные смеси) киң таралган. Нигездә алар киптерелгән һәм вакланган, порошок хәлендә сатыла. Әлеге катнашмалар нерв системасына, баш миенә нык тәэсир итә.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, катнашма составындагы матдәләр наркотик тәэсиренә ия, алар кеше организмы өчен куркыныч булган агулы компонентлардан тора.
Франция, Германия, Австрия кебек илләрдә әлеге катнашмалар инде күптәннән наркотик итеп танылып, аларны сату тыелган. Безнең илдә бу катнашманы сату озак вакыт тыелмады. Чөнки аның составындагы матдәләр РФ территориясендә сатарга тыелган матдәләр исемлегенә кертелмәгән һәм алар ирекле сатуда иде. Әлеге катнашмалар уен салоннары, интернет аша да киң тарала. Алар белән агулану очраклары да билгеле. Әлеге фактлар турында зыян күрүчеләрнең медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүеннән билгеле булган.
Катнашманы куллану невроз яки депрессиядән интегүчеләр өчен аеруча куркыныч. Кеше контрольне югалта, туктаусыз көлә һәм янәшәдәгеләр белән аралаша алмый башлый. Тарта торган катнашмаларның тәэсире вакытлыча гына булмый, ул кешедән инвалид ясый.
Тарта торган катнашмаларны сату һәрвакыт тикшерелеп тора. Әмма көч кулланып кына әлеге афәттән котылып булмый. Иң элек һәр кешенең бу катнашманы үзенә якын җибәрмәве кирәк. Ә менә әлеге проблеманы хәл итүдә үзеннән өлеш кертергә теләгән райондашларыбыз, 2-43-46 яки 2-52-43 телефон номерларына шалтыратып, тарта торган катнашмаларны сату һәм тарту урыннарын әйтә ала. Бары бергәләп аңлашып эшләгәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев