Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нәтиҗәсе аяныч

XXI гасыр афәтләрен санап кына бетерә торганмы икән?! Яшьләрнең бер минутлык рәхәтлек өчен үзләренең тормышларын жәлләмәүләренә аптырыйм. Бер-берсеннән калышмаска тырышып, алар наркотик һәм спиртлы эчемлекләрне күп дозада куллануны кулай күрә. Бигрәк тә әлеге күренеш шәһәр яшьләренә хас. Соңгы араларда яшь егет һәм кызлар арасында тарта торган катнашмаларның (курительные смеси) популярлашып...

ТРна «Спайс», «Чилин», «Арома» һәм башка исем астында йөрүче әлеге катнашмалар 2007 нче елда үтеп керсә, соңгы елларда ул бигрәк тә «тамыр җәя». Аларны бигрәк тә халык күп яши торган шәһәрләрдә саталар, чөнки табыш күбрәк керә. Алда әйтелгән үсемлекләрне киптереп, порошок хәленә килгәнче төйгәч, сатучылар «корбаннарын» эзли башлый һәм юк кына нәрсә белән яшь егет яки кызның алдагы тормышына секунд эчендә зур киртә кора.
Әлеге агулы компонентлы, кеше тормышына зур куркыныч ясаучы психотроп матдәдән яшьләрне саклау максатыннан, 2010 нчы елның 22 нче гыйварыннан РФ территориясендә тарта торган катнашмаларны җитештерү, куллану һәм тарату тыелу хакында Россия Президенты карары үз көченә керде. Бу катнашмаларны тарту, сату, күчергән өчен җәза бик каты каралган, РФ ҖКда җаваплылык наркотик матдәләр белән беррәттән тора. Шулай булгач, моның белән бәйләнү кирәкме икән?
Республикабызда тарта торган катнашмаларны таратуга каршы ведомстводан тыш штаб эшли. Аның карары нигезендә һәрбер район әлеге матдәләрнең сатуда булу-булмавын тикшереп, яшьләр арасында аның таралуына киртә «кора». Бу карарны үтәү максатыннан, район прокурорында оператив җыелышлар үткәрелеп тора, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм прокурор урынбасары тарафыннан районның эре эшмәкәрләре (сәүдә буенча) каршында тарта торган катнашмаларны тыю, аларны булдырмау максатыннан да профилактик чаралар еш үткәрелә. Урта мәктәпләрдә прокурор урынбасары Ф.Шәрифуллин тарафыннан тәрбия сәгатьләре үткәрелде һәм ул уку елы буена дәвам итәчәк.
Бүгенге көндә районыбызда әлеге матдә белән «эш итүчеләр» күренми. Бу тикшерүләр ай саен үткәрелеп торачак, хокук бозучылар ачыкланган очракта, апарга каршы җинаять эше ачылып, кырыс кына җәзалар биреләчәк.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, бу матдәләр белән очрашкан вакытта һәркем аның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250