Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция 11 яшьлек кызны урларга теләгән ир-атны эзли

Әлеге хәл 17 ноябрь кичендә булган. Казанның Петербург урамында 11 яшьлек кыз янына билгесез ир-ат килә, баланың кулыннан тотып ала һәм әти-әнисе аның артыннан җибәрүен әйтә.

Кыз бала каршылык күрсәтеп, кычкыра башласа да, ир-ат аны юлга таба сөйри башлый. Шул вакытта аның кычкырган тавышын узып баручы күреп ала һәм ярдәмгә ашыга. Явыз ниятле ир-ат кызны калдырып, машинага утырып кача.
Вахитов районы тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге һәм 126 нчы маддәсе 2 нче бүлек "д" пункты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.
Ир-атның аерым билгеләре: 35 яшьләр тирәсендә, күзләре зәңгәр, уң як яңагында кечкенә генә миңе бар, сул ягында яра эзе. Кулында беләзек өлешендә "Z" тамгасы төшерелгән татуировка бар. Ул утырып качкан автомобиль кызыл яисә караңгы төстә, номерының беренче саны "4"ле, шулай ук "А" хәрефе дә бар. Мәгълүматлы булучылар өчен телефоннар: 258-48-10, 02.
Фото: http://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250