Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция хезмәткәре ни сәбәпле тоткарланучының өстенә су койган

Новосибирскийда полиция хезмәткәре тоткарланучының өстенә су коя, аннан кышкы суыкка чыгарып бастыра.

Җинаятьләрне эзләү бүлегенең 23 яшьлек хезмәткәре бүлеккә китерелгән ирдән башта сорау ала, кулын богаулап өстәлгә бәйләп куя, күкрәгенә тибә. Ир аңын югалтып егыла. Айнытыр өчен өстенә салкын су коя, аннан камерага озата, ир табиб чакыртырга үтенеп, ялвара башлый, ярдәм күрсәтәсе урынга тышкы салкынга чыгарып бастыра. Нәтиҗәдә, ирнең берничә кабыргасы сынган, үпкәсенә бик нык салкын тигән, ул больницага эләгә. Тикшерү эшләре бара. Әгәр дә булган хәлләр, ир сөйләгәннәр дөрес икән, полиция хезмәткәре эштән алыначак, җитәкчеләренә дисциплинар чара күреләчәк, дип яза Российская Газета-Сибирь.
Фото: http://www.vesti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250