Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция көндәлеге

Кайсы сезонда нәрсә кирәген дә белеп эш итә хәзер караклар.

Мәсәлән, җәй көне чана белән нишлисең, арба үтемле, билгеле. Улисьялда яшәүче Ведексеев ошбу февраль азакларында хуҗалык гаражында йөргәндә инде кыш узып китеп яз җитәсен уйлап куя. Һәм күзе үзеннән-үзе шундагы «Б3Л-0,7» маркалы тырмаларга төшә. Бакчада эшләр чаклар җитә бит, авыл җирендә бик кирәк әйбер, дигән уй йөгерә аның башыннан. Һәм озак икеләнеп тормыйча, өч тырманы эләктереп чыгып шыла. Тик нәтиҗәсе генә ул ниятләгәнчә яхшы булмый. Әлеге кыңгыр эше өчен аңа карата җинаять эше ачыла.
* * *
Ә менә Карадуганда яшәүче Г.Белосохова белән И.Җәләлов нәкъ менә сезонында шуңа яраклы әйберне үзләштерүне хуп күрәләр. Апрель аеның матур бер көнендә чәй йорты бинасына килеп керә болар. Тегеләй-болай каранып торганда күзләре хатын-кызлар кия торган күн курткага төшә. Товар шәп малай, таушалмаган, бәясе дә әйбәт булырга тиеш дип бер-берсенә төртешеп алалар Һәм куртканы чәлдереп, шыпырт кына чыгып сызалар. Бер хатынның тир түгеп сатып алган курткасын үзләштереп, аңа 2500 сумлык зыян ясыйлар. Аларга да шулай ук караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
* * *
Алдау көне белән башлануы да сәбәп булмады микән, апрельдә чит кеше милкенә кул сузу очраклары шактый күп. Норма авылында шушы айның 24еннән 27сенә кадәр көннәрендә М.Мәхмүтходжаев сараеннан бер-бер артлы әйберләре югала башлый. Башта эретеп-ябыштыру аппараты юк була. Берәрсе шаяртмый микән дип уйлап куя хуҗа. Икенче көнне дреле дә югалганын белә. Юк. Һич кенә дә шаярту түгел бу! Бәтәч, балталары да юкка чыккан ич... Апрель шаяртуларына тамчы да ошамаган бу гамәл буенча да җинаять эше ачыла. Билгесез каракларны табып кызган табага бастыру буенча эш бара. Кеше әйберсен урлаучылар диндә дә нык җәзага тартыла, закон буенча да чаралар катгый. Кешенекенә кул сузмыйча, булганына шөкер итеп яшәүгә җитәме соң? Беркем каршында да җавап тотасың юк, җаның тыныч, намус чиста кала. Исемең бөтен районга таралып көлкегә калмыйсың.
* * *
Чепьяда В.Альпутин ачкычын кабызу йозагында калдырган берәүнең машинасын куып алып китә. Үзе исерек һәм элегрәк тә шуның өчен транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Бәхеткә, машина азрак баргач та сүнә һәм В.Альпутинны полиция инспекторы участокка алып килә. Машина хуҗасы А.Копаровка кайтарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250