Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокурор аңлата...

14нче март көнне кич район эчке эшләр бүлегенә Балтачның Ленин урамында исереп йөргән Р. Фәйзиевны алып киләләр. Наркологик диспансерда тикшерү вакытында аның бәвелендә наркотик матдә (тетрагидроканнабиноловая кислота) табыла.

Шулай итеп Р. Фәйзиевның табиб билгеләмәсеннән башка наркотик матдә куллануы ачыклана. Тиешле документлар тутырылганнан соң, аның эше Балтач җәмәгать судының беренче номерлы участогында каралды, ул судта гаебен таныды, аңа ике тәүлеккә административ сак астына алырга дигән җәза билгеләнде һәм өстәп республика наркологик диспансерында дәвалану үтәргә мәҗбүр ителде. Әгәр анда барудан баш тартса, 4-5 мең сум күләмендә штраф салыначагы яки 30 тәүлеккә кадәр административ кулга алыначагы аңлатылды.
Ел башында да шундый тагын бер очрак теркәлде. Балтачның К. Маркс урамында сәгать кичке 10нан соң үзен агрессив рәвештә тотканы өчен хокук сакчылары тарафыннан Г. Дәүләтшин тоткарлана. Ул исерек була. Медицина тикшерүе анализларында аның да организмында наркотик матдәләр булуы ачыклана. Ул үз гаебен танымый, тикшерүчеләргә каршы килә. Шулай да суд аның гаебе расланган дип тапты һәм тиешле җәзасын бирде.
Кулланганнан соң кешенең психикасына, аңына тәэсир итә торган дарулар наркотик һәм психотроп матдәләр булганнар исемлегенә керә. Алар аерым саклана, аерым исәптә тора. Аптекаларга бүленешләре дә катгый контрольдә. Әмма кайбер аптекаларда рецепт белән генә бирелергә тиешле шундый даруларны таныш-белеш, дус-иш аша рецептсыз бирү очраклары бар. Бу составында наркотик яки психотроп матдә булган даруларны табиб билгеләмәсеннән башка сату һәм куллану булып санала. Мондый сәүдә законны тупас бозу булып тора, моның өчен җәзалар да катгый.
Прокурор урынбасары Фәрит Шәрифуллин
Фото: http://zemlyaki.info/page/41

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250