Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Рамил Шакиров: “Кар көртләрен чүп өемнәре алыштырмасын иде”

Тиздән 1 апрель. Димәк, чисталык икайлыгы башланырга да санаулы көннәр калып бара. Бу исә тирә-юньдәге чисталык мәсьәләсенә булган таләпләр тагын да катгыйлана дигән сүз.

- Кышын кар астында яшеренеп яткан чүп-чар, кояш карый башлауга баш калкытмасын дисәң, бүгеннән үк чараларын күрергә кирәк. Чүпләр күренү белән аларны җыештыруны оештырыру таләп ителә, беркетмәләр төзелгәч комиссия каршында аклану урынсыз булачак, - ди чисталык комиссиясе рәисе Рамил Шакиров.

Соңгы елларда районда чисталык мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә. Әмма бу өлкәдә тиешле дәрәҗәдән без әле бик ерак торабыз. Һәркем белә: чисталык җыештырган урында түгел, чүпләмәгән җирдә генә була ала. Һәр оешма, шәхси йорт тирәсендәге чисталыкны хуҗалар кайгыртканда гына чисталыкка ирешә алачакбыз. Бу юнәлештә җирлек җитәкчеләреннән дә ныклы контроль сорала. Хәзер алар да чисталыкны сакламаган гражданнарга беркетмә төзергә хокук алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250