Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районда правасыз калган «бәхетлеләр» артканнан-арта бара

Рульдә эчкән килеш йөрүче шоферларны ачыклау буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән даими үткәрелгән махсус рейдларның да нәтиҗәсе микән, җәмәгатьчелек судьялары каравына мондый эшләр аеруча еш керә.

Апрель-май айларында да моның өчен дистәләп кешегә җәза бирелгән. Чепья зонасы авылларын үз эченә алган икенче номерлы участокның җәмәгатьчелек судьясы Авзал Хәйруллинда юл-патруль хезмәтеннән кергән эшләр күп.
Штрафларын вакытында түләмәгән өчен Яңгулдан Ш. Фатыйхов - 1, Салавыч Сәрдегәненнән Р.Яппаров - 2, Чепьядан М.Нәҗметдинов, Урта Көшкәттән А.Ермаков, Түбән Субаштан Р.Хәбибуллин - 3әр, Көшкәтбаштан Д. Бадыкшинга 5 тәүлек утырып чыгу җәзасы бирелгән.
28 апрель көнне булган суд утырышында Яңгырчы авылыннан С.Поликарпов 30 мең сум штраф белән «бүләкләнде» һәм әле ел ярым машина да йөртә алмаячак.
19 май көнне булган утырышта Арбаштан Р.Мортазин да эчкән килеш машина белән идарә иткән өчен шундый «бәхеткә» лаек булды.
Район судының беренче номерлы участогы җәмәгатьчелек судьясы Зөһрә Мөхәммәтҗанова да исерек шоферлар буенча кергән эшләргә нык борчыла. Ничек әле юлдан төшеп китеп имгәнмәгән, үлмәгән. Ничек әле башкалар тормышына зыян китермәгән. Исерек шоферларны берничек тә жәлли торган түгел. Тагын да катырак җәза кирәк әле дигән фикердә ул.
Алкоголь кулланып машина белән юлга чыккан унлап шоферга моның өчен каралган иң кырыс җәзаларның берсен бирә - 30 мең сум штраф салып, 1,5 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итә.
Аракыны правасыннан да өстенрәк күргән мондый бәхетлеләр Арбаштан Р.Миннебаев, Балтачтан А.Фазлыев, И. Әшрәпов, Р.Әскәров, Кариледән И. Йосыпов, Түбән Шубаннан М.Галимуллин хәзер юл-патруль хезмәте инспекторларыннан курыкмыйча эчә алалар инде. Чөнки я җәяү, я шофер янына утырып кына йөрисе ич.
Балтачтан Г.Зиннәтуллин машинасына ялган номер куйган өчен 6 айга правасыз калган.
Саллы гына штраф та түләгән, правасыз да калган шоферларга җәмәгатьчелек судьялары гел бер киңәшне кабатлый: «Үзеңне аракы эчеп бәхетле санасаң права алма, инде права алып транспортта җилдерүне бәхет дисәң - эчмә».
Фото: http://auto.sibkray.ru/story/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250