Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашларыбыз штрафларын 300 сум урынына 1300 итеп түләүне гадәткә кертеп баралар, моннан кемгә файда?

Район буенча судның беренче номерлы участогы җәмәгатьчелек судьясы Зөһрә Мөхәммәтҗанованың суд утырышы үткәрмәгән көне юк диярлек. Узган кварталның бер аенда каралган кайбер эшләрне генә алыйк. Җәмәгатьчелек судьясы тарафыннан 9 кешегә мәҗбүри эш билгеләнгән, 16сына штраф салынган, 4 кеше ничәдер тәүлек утырып чыгуга мәҗбүр ителгән. Эшләрнең күбесе ЮХИДИ буенча булганга иң...

Машинасындагы номерлар укырлык булмаган өчен Кариледән Ф.Хәйбулловка инспектор 500 сум штраф салган булган. Вакытында түләмәгән. Шуның өчен суд карары белән 1 тәүлек утырып чыкты. Балтачтан Р.Әскәров, И.Халиков, Кариледән Р.Рамазанов машиналарындагы номерлар укылмаган өчен 500әр сум штрафка тартылган булганнар. Вакытында түләмәгәннәр. Хәзер аңа суд карары буенча 1000әр сум өстәп түләргә тиеш булалар.
Балтачтан Д.Фәсхетдинов машинасын тыелган урында туктата һәм моның өчен инспектор тарафыннан 1500 сум штрафка тартыла. Ләкин аны срогында түләми. Нәтиҗәдә эше судта каралып, аның карары буенча 1 тәүлек утырып чыгарга мәҗбүр була.
Соснадан М.Сибгатуллин бер машинага бәрдереп, туктамыйча ул урыннан китеп бара. Ишетмәдем, күрмәдем дип акланмакчы була. Шактый өлкән яшьтәге бу агай 1 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
Балтачтан Р.Фәйзрахманов машинасын тиешсез урынга куйган өчен салынган 1000 сум штрафын түләми йөргәнгә судка китерелгән. Бу «гөнаһысы» өчен аңа 20 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде.
Югары Ушмадан Жанна Иванова җәяүлегә юл бирмәгән өчен 1500 сум штрафка тартыла. Аны 2 ай эчендә түләми. Нәтиҗәдә хәзер 3000 сум итеп түләргә туры киләчәк. Югыйсә, ул акчага балигъ булмаган 2 баласына берәр кирәкле әйбер ала алыр иде.
Түбән Ушмадан Ольга Хәсбиева судка китерелүенә һич кенә дә үкенмәгән рәвештә тота үзен. Кулга алыгыз, утыртыгыз, миңа барыбер ди. Әнисе генә тынычландырып тора үзен. Ольга юл билгеләре таләпләрен үтәмәгән өчен салынган 1500 сум штрафны түләмәгән. Суд карарыннан соң 20 сәгать мәҗбүри эшләргә тиеш була.
Кариле авылыннан Ш. Әгъләмҗановка урамда исереп йөргәне өчен полиция 100 сум штраф сала. Вакытында түләмәгәч судка китерелә. Мондый хәлләре күп кабатлануы искә алынып, аңа 3 тәүлек утырып чыгу җәзасы билгеләнә.
Җәза үтәү урыныннан шартлы рәвештә алдан кайтарылган Р. Сәйфетдинов (Балтач) полициягә килеп билгеләнеп тору тәртибен боза. Моның өчен аңа 5 беркетмә төзелә. Һәм менә эше судка килеп җитә. Судья аңа 5 тәүлек утырып чыгу җәзасын билгеләде.
Килидән Р.Закиров контроль органы тарафыннан салынган 300 сум штрафны түләмичә йөргән өчен судка китерелә. Шушы кечкенә генә суммага суд карары белән 1000 сум өстәлде.
Бу мисалларны юкка гына язмадык. Үз-үзебезгә таләпчәнрәк, кагыйдәләргә, аларны үтәүгә аз гына булса да игътибарлырак булсак, суд каршына басасы да булмас иде.
Фото: http://www.s-b-s.su/relationship/articles/ya-i-on/ujjti-ili-ostatsya/razdel-imushhestva-pri-razvode/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250