Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Саллы штрафлар

Соңгы берничә айда республика буенча балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең күпчелеге спиртлы эчемлек кулланганнан соң эшләнгәне расланды.

Яшүсмер балалары эчкән килеш полиция бүлегенә эләккәч, әти-әниләрнең иң беренче зарлары сатучыларга кагыла. Ни өчен алар балигъ булмаган балаларга спиртлы эчемлек саталар? Шуны киметү максатыннан, ТРның Эчке эшләр министрлыгы карары нигезендә, 28нче октябрьдән 11нче ноябрьгә кадәр районыбызда балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату очракларын ачыклау буенча максатчан чаралар үткәреләчәк. Бу чорда спиртлы эчемлекләр белән сату итүче нокталарда рейдлар оештырылачак. Хокук бозучыларга карата административ штрафлар: гражданнарга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга йөз меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр. Шәхси эшмәкәрләр сатучыларны эшкә алганда әлеге хокук бозулар хакында кисәтеп, штрафларны аңлатсыннар иде. Чөнки аннары сатучылардан «Белмәдем» дигән сүзләр ишетмәс идек.
РФның Балтач районы эчке эшләр бүлегендә эшләүче балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250