Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салым түләмәүчеләр эзеннән

Районыбызда транспорт, җир, милек салымнарын вакытында түләмәгән физик , юридик затлар күбәйгән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров катнашында узган утырышында сүз шул хакта барды. Бу мәсьәләдә сөйләшүгә барлык авыл җирлекләре башлыклары һәм кайбер бурычлылар үзләре дә чакырылган иде. Транспорт салымын түләмәүчеләрнең әҗәте 4 миллионнан артып киткән.
- Түләүләрне сузу бурычның ай саен артып торуына китерә. Әйтик, бер физик затның машинасы өчен транспорт салымы түләмәүдән пенясы гына да 3 мең сумга якын җыелырга мөмкин, - диде Рамил Шакиров.
Бурычлылар бер транспорт салымы буенча гына түгел. Милек, җир салымы буенча да әҗәтлеләр бар.
РФ Салым Кодексы буенча дәүләткә салым түләү законнарын бозучы физик затларга карата җаваплылык бик җитди. Салымны вакытында түләмәүчеләргә аның 20 проценты күләмендә пеня саналырга, яки аны нигезсез түләмәү очрагында төп сумманың 40 процентына кадәр штраф санкцияләре кулланылырга мөмкин.
Салымны түләү вакыты 6 айдан соң дәүләткә бу акчалар кермәсә салым инспекциясе судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу вакытта инде салым түләүченең акча әйләнешенә яки милкенә арест салыну, аерым очракларда җинаять яки административ эш тә кузгатылу ихтималы бар.
Үз күләгәң артыңнан ияреп йөргән кебек, бурычтан качып котылып булмый. Барыбер түләргә туры килә. Утырышта бюджетка бурычларны бетерү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру, тәэсирле юлларын эзләү, йогынты ясау механизмнарын эшкә җигү зарурлыгы турында сүз барды.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250