Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сәбәпләр эзләмик

Авыз пешкәч кенә өреп кабарга ияләнгәнгә күрә еш кына күңелсез хәлләргә юлыгабыз. Чисталыкка, әйләнә-тирәдәге тәртипкә битараф булганнар белән дә шушы ук хәл күзәтелә.

Чисталыкка үтә дә игътибарлы булырга кирәклеген һәрдаим кабатлап, искә төшереп торабыз. Әмма, кисәтүләргә карамастан, җәза алгач кына хаталарны төзәтергә ашыгабыз. Моңарчы кисәтүләр белән генә судан «коры» чыксак, быел законнарга үзгәреш керү сәбәпле, хокук бозган гражданнарга, вазыйфаи затларга беренче очракта ук штраф салына. Чираттагы чисталык комиссиясе утырышында Балтач җирлегендә яшәүче өч гражданинның эше каралды. Бистәнең Татарстан урамында яшәүче Шәрифҗан Хафизов капка төбендә төзелеш материаллары тоткан, Таң урамында яшәүче Юрий Колестратов урамда берничә ел иске машина саклаган өчен ике мең сум күләмендә штрафка тартылды. Әлеге иптәшләр беркетмә төзелгәннең икенче көнендә үк хаталарын төзәтсәләр дә, җәзадан кача алмады. Ә менә Ф.Кәрим урамында яшәүче Илдар Ибәтуллин «Исток» җәмгыяте янында тау кадәрле чүп өеме калдырырга батырчылык итә. Комиссиягә килүне дә кирәк тапмый. Әлеге гражданин шулай ук ике мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Утырыш барышында гражданнар әлеге күңелсез хәлләрнең сәбәпләрен аңлатырга тырыштылар. Әмма беркетмә төзелгәч, штрафтан котылу мөмкин түгел. Шуңа күрә, эш узгач үкенерлек булмасын дисәгез, тирә-яктагы чисталыкка битараф булмагыз, «кызыл линия» хакында да онытмагыз. Терлек куу юлларына (скотопрогон) да игътибарлы булыгыз. Аларны киртәләү, кош-корт оялары кую катгый рәвештә тыела.
Чисталык комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250