Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шәһвәтен тыя алмаган бабай

Республикабызда котычкыч хәл: 49 яшьлек ике онык бабайсы шул оныклары белән сексуаль мөнәсәбәткә керү, аларны көчләүдә гәепләнеп кулга алынган.

Бу хәл инде җәй көне була. Яшел үзән шәһәре паркы янындагы коену урынында ял итүчеләр видеоаппаратура тоткан ирне күзәтеп торалар. Ул куак артына яшерен гел нәрсәдер видеога төшерә. Янына килеп, нәрсә эшлисеӊ, дип сорагач, оныкларын видеога төшерүен әйтә. Бу хәл турында кичекмәстән полициягә хәбәр ителә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре килеп, видеога төшерелгән кадрларны күреп, шаккаталар: анда бу әдәмнеӊ ике 6 һәм 7 яшьлек оныкларыныӊ шәрә килеш төшкән төрле фотолары…

Өйдәге тикшерү вакытында оныкларныӊ шулай ук төрле фотолары, видеолары табыла. Республика Тикшерү комитетыныӊ 3нче бүлек тикшерүчесе Әскәр Нурмөхәммәтов әйтүенчә, бабай кешенеӊ бер оныгына карата сексуаль гамәл кылганы да ачыклана.

Бу бәндә элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган, профессиясе - электровоз машинисты. Хәзер бер кайда да эшләми. Аӊа карата РФ Җинаять Кледексыныӊ 2матдәсе буенча җинаять эше ачылган.

Менә, җәмәгать, дөнья шундыйга бара. Мондый хәлләрр районыбызда да, җөмһүритятебездә дә башка булмасын иде.

Материал «Вечерняя Казань» газетасы сайтыннан алынды.
Фото: http://today.29ru.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250