Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сөләйман хәзрәт Зариповныӊ һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданы югалуы сәбәбе акча түгелме….

Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданының билгесез юкка чыгуы сәбәбенең бер версиясе буларак аларның мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең II имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалуы очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше "Ике һәм аннан да күбрәк затларны үтерү") тикшерү дәвам итә.

Искәртеп үтик: алар үзләренең "Toyota Corolla" автомобилендә 7 февраль көнне Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан. Кайтышлый, Буа районы Иске Суыксу (Старые Студенцы) авылы мәчетенә өйлә намазына кергән, аннары Буа шәһәренә таба юл алган. Икенче көнне "Toyota Corolla" Буада табылган, ә ирләр турында бернинди мәгълүмат юк.

Тикшерү һәм оператив хезмәтләр бу җинаятьне кылуга катнашы булырга мөмкин затларның кайдалыгын билгеләүгә, шулай ук бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Барлык версияләр, шул исәптән эзләнүчеләрнең мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала. Җинаять эшен тикшерү Россия Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчелегенең аерым контролендә, диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә. (Казан, 4 март, "Татар-информ").
Фото: azatliq

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250