Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Нәрсә? Булмас дисезме...

Базарда сөйләшәләр: - Малайга сәпид алам әле. - Башыма хәсрәт диген. Әйе, сәпид бала-чага өчен шатлык булса, әти-әни өчен хәсрәт инде ул. Нәрсәгә? Чөнки урамдагы машиналар ташкынын күр хәзер. Алдыңны-артыңны карамый әз генә читкә тайпылдың, берәр тәгәрмәч астында каласыңны көт тә тор. Быел алты айда республикада сәпидче балалар катнашында 37...

Базарда сөйләшәләр:

- Малайга сәпид алам әле.

- Башыма хәсрәт диген.

Әйе, сәпид бала-чага өчен шатлык булса, әти-әни өчен хәсрәт инде ул. Нәрсәгә? Чөнки урамдагы машиналар ташкынын күр хәзер. Алдыңны-артыңны карамый әз генә читкә тайпылдың, берәр тәгәрмәч астында каласыңны көт тә тор. Быел алты айда республикада сәпидче балалар катнашында 37 һәлакәт булды. Бер бала үлде, 36сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Бу - шуның кадәр гаиләгә никадәр кайгы, йокысыз төннәр дигән сүз. Сәпидчеләрне бәрдерүнең шактый өлеше көннең караңгы вакытына туры килә. Нигә диген? Сәпидтә якты кайтаргыч булмаганга. Зур тизлектә барган машина шоферы аның хәрәкәт юнәлешен күреп җитешми. Аннан балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белмичә юлга чыгучылары бар. Инде башкасын әйтмим, сәпидтә элдерүче 8-10 яшьлек балаларны да туктатып кисәтү очраклары еш. Әти-әниләре ничек чыгарып җибәрә диген. Хәер аларның күбесе дөнья артыннан куалар, аяк астында чуалып комачауламаса, баласының кайда йөргәнендә эше юк. Алай түгел диген. Шулай шул, сәпидтә баручы берәр баланы туктатып сөйләштереп кара, үзең дә ышанырсың. Кулларны җәеп сәпиднең рулен тотмыйча гына чабу дисеңме, өчәр кеше төялеп йөрүме, мөмкинлеген чамалап тормыйча әллә никадәр йөк төяүме... кагыйдәгә каршы килә торган нәрсә бар, барысын да эшлиләр. Кайсының тормозы тотмый, бернинди сигналы, фаралары юк... барыбер йөриләр, ахыры фаҗига белән бетәрен уйлап тормыйча чабалар. Болар барысы да фаҗигага бер адым һәм бик якын адым инде. Әйдәгез, 14 яше тулмаган балаларыбызны сәпид белән урамга чыгармыйк, вак-төяк алырга кибетләргә йөртмик әле. Республиканың кайбер районнарындагы кебек фаҗигале аварияләр бездә булмасын тагын. Нәрсә? Булмас дисезме? Алла сакласын.

Фәргать Шәфигуллин ЮХИДИның район бүлеге начальнигы

Фото: 1kuban.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев