Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Судка барам дисәң...

Тормышта без көн дә хокук белән бәйле нинди дә булса ситуацияләрдә катнашабыз. Мәсәлән, кибеттән товарлар сатып алу, машина белән идарә итү, банктан кредит алу яки торак-коммуналь предприятияләре, газ, ут белән тәэмин итеп торучы компанияләр белән килешүләр төзү… һәрвакыт үзеңнең хокукларыңны белеп, аларны яклау хәзерге заманда гадәти хәл булып тора.

Суд утырышлары турында телевизордан һәм интернеттан күреп белеп булса, судның кадр артында калган көндәлек эшчәнлеге турында кемне сорасаң да җавап бирә алмастыр.
Җинаять эшләрен судка прокуратура органнары кертсә, гражданнар эшен физик затлар үзләре кертә. «Бу процесс ничек башкарыла соң?» - дигән сорау, мөгаен, күпләрне кызыксындырадыр. Шул сәбәпле кергән гаризаларны кабул итү, аларны эш итеп алу, законда күрсәтелгән вакытларда суд утырышында карау процессларын аңлатып китәсе килә.
РФның Гражданнар процессуаль кодексының 3нче маддәсе нигезендә кызыксынучы затлар судка үзләренең хокукларын яклап мөрәҗәгать итә ала.
Гражданин гариза белән судка мөрәҗәгать иткәндә, судья 5 көн эчендә гаризаны кабул итәргә яки кире кайтарырга дигән билгеләмә чыгарырга тиеш. Гариза кабул ителгән очракта судья тарафыннан гаризаны кабул итү, аны судта карарга әзерләү һәм эшне суд тикшерүендә карау турында билгеләмәләр чыгарыла. Суд эшләре гариза кергәннән соң 2 ай эчендә карала һәм карар чыгарыла, ә җәмәгать судьясы тарафыннан 1 ай эчендә карала. Эштә яңадан торгызу, алимент алу буенча гаризалар ай беткәнче хәл ителә.
Гражданлык эшләрен караганнан соң, суд гаризада язылган таләпләрдән чыгып, нәтиҗә ясый һәм үзенең карарын чыгара. Бу карарда җавап бирүчедән мөлкәтне, килгән зыянны эзләп алу таләпләре дә торырга мөмкин.
Суд карарының күбесе ирекле рәвештә үтәлә. Һәм бу очракта җавап тотучыны карарны мәҗбури үтәтергә туры килми. Суд карарын мәҗбүриләп үтәтү суд карары үз көченә кергәннән соң башлана. Мәҗбүри рәвештә акчалата түләүләр, зарарны түләү, алимент алу, мөлкәтне читләштерү, аерып алу, кайтару яки дәгъвачы файдасына ниндидер хәрәкәтләр башкару үтәтелә. Суд карарын үтәтү тәртибе «Үтәү эше турында»гы федераль закон белән көйләнелә. Суд карары суд тарафыннан бирелгән үтәү кәгазе нигезендә суд приставлары тарафыннан башкарыла.Үтәү кәгазе дәгъвачы гаризасы нигезендә аңа яки суд карарларын үтәүчеләргә (судебные приставы) үтәүгә бирелергә мөмкин. Суд карарын ирекле үтәгән очракта, үтәү кәгазе бирелмәскә дә мөмкин һәм бу очракта үтәтүче тарафыннан эш кузгатылмаячак. Суд карары үтәлмәгән очракта, суд карарын үтәтүче бурычлының (җавапчының) мөлкәтенә арест салырга хокуклы. Үтәү документындагы карар җитди булмаган сәбәпләр аркасында вакытында үтәлмәсә, үтәтүче (пристав) бурычлы кешедән түләтелүче сумманың 7%ын үтәтү сборы алу турында карар чыгарырга хокуклы. Бу сбор физик затларга иң киме 1000 сум, юридик затларга 10000 сум тәшкил итә һәм эзләнә торган түләүдән яки мөлкәтнең бәясеннән исәпләнә.
Азат Сабиров,
ТР Балтач район суды администраторы.
Фото: ulc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X