Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Судка килсәң, тыйнак бул

Суд юлларын таптау күңелле хәл булмаса да, үз мәнфәгатьләреңне суд аша кайгырту дөньядагы иң цивилизацияле һәм прогрессив күренеш булып санала.

Быелның беренче яртыеллыгында гына да үзебезнең район һәм җәмәгать судларында ике меңнән артык суд утырышлары булган. Бу бик зур сан, җәмәгать. Суд органнарының мондый интенсив темпта эшләве суд хезмәткәрләреннән зур тырышлык һәм түземлек таләп итә. Шуңа күрә дә судка килүчеләр үзләрен мөмкин кадәр тыныч һәм тәртипле тотсыннар иде. Кызганычка каршы, кайбер райондашларыбыз моны аңлап бетерми. Судта катнашучыларга кычкыру, сүгенү, хәтта көч кулланып суд процессына төрле формада басым ясарга омтылучылар да булгалый. Ә бу гамәлләрнең барысы да суд бинасында закон тарафыннан тыелган. Мондый очракларда гаепле граждан административ, хәтта җинаять җаваплылыгына да тартыла. Ел дәверендә районыбызның 9 гражданы суд бинасында үзен тота белмәгәне өчен суд приставлары тарафыннан төрле формаларда административ җаваплылыкка тартылды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, суд бинасына утлы, газлы яки салкын кораллар, я булмаса корал итеп кулланырга мөмкин булган әйберләрне алып керү закон нигезендә катгый рәвештә тыелган. Хөрмәтле райондашлар, халкыбыз мәкалендәгечә судта үзебезне кунак итеп хис итү кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250