Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Светлана акча эзләп Борнакка кадәр төшә

Җәмгыятьтә хатын-кыз гүзәл заттай шәрехләнә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә,- шул ук гүзәл затларыбыз Ана дигән бөек исемне дә йөртә, гаилә учагын да саклап яши, тормыш ваклыкларын да җайга сала.

Һәр очракта да шулай булса икән, әмма хатын-кызлар арасында гүзәл зат дигәнгә тап төшерүчеләр дә бар шул. Чепья авылында туып, Балтач районының төрле авылларында тормыш корып караган Светлана Васильева Яңа Салавыч авылында исәптә санала (гәрчә бу авылдан инде күптән китсә дә). Күп кенә авылларга килен булып "төшкән" кәләш инде күпләргә мәгълүмдер, шуңа да кәеф-сафа корып яшәргә яратучы хатын закон каршында бу юлы ни өчен җавап тоткан дип кызыксынучылар байтактыр, хәер, әхлаксыз хатын-кыздан кем генә юньле гамәл көтәр икән?
2014 елдан бирле, ел саен полиция белән арасын өзалмаган, әледән-әле хулиганлык кылып торган Светланага, бәлки, болай яшәп булмый, тормыш мыни бу, дип уйлап карарга да вакыт булгандыр, әмма ул һаман да эчтеме исә начар гамәлләр кылуын дәвам итә.
Монысында Салавыч авылындагы дусты Илнар Нигамәтуллин белән кәеф-сафа корганнан соң, акчасы да беткәчтен, эчәренә дә калмагачтын, Борнактагы танышына юл тота. Өенә килеп керүгә үк Рәис Фәтхрахмановтан 5000 сум акча таләп итә башлый, тегесе бер тиен дә акчасы юклыгын белдергәч, ирне этеп торып җибәрә, бичара ир диванга барып төшә. Төрткәләп тә файда булмагач, "гүзәл ханым" ир затын типкәләргә үк тотына.
Җәберләнгән Рәис башка кешедән булса да алып бирергә мәҗбүр була, акча сорап туганына мөрәҗәгать иткәч, үзен таларга җыенуларын әйтә, туганы шундук полициягә хәбәр итә. Инде аналык хокукыннан мәхрүм ителгән, ничә ирдән аерылган, һаман да акыл кермәгән Светаның бу гамәле, әлбәттә инде, эзсез калмый, ул үз җәзасын ала.
Светлана Васильеваны Балтач район суды Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 163 маддәсенең 2нче бүлегенең а, в пункты нигезендә, шартлы рәвештә хөкем итте. Полиция юлыннан кайтып кералмаган Светланага судның бу карары зур сабак булыр, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәр, дип өметләник. Туры юлга басмаган очракта суд карарлары алга таба тагын да катгый булырга мөмкин бит.
Ирек Галимуллин,
Россия Эчке эшләр министрлыгының
Балтач районы буенча бүлегенең
җинаятьләрне тикшерү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250