Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Таләпләр катгый

Икеайлыкның беренче аенда ук эшче группалар рейд белән районның барлык җирле үзидарәләре территориясендә дә булдылар. Бу юлы күбрәк төзәтәсе кимчелекләр күрсәтелде, кисәтүләр ясалды.

Смәелдә үләт базының коймалары ауган, капкалары ачык, Нөнәгәрдә елга кырында үлгән терлек калдыклары ята. Барлык авылларда да юл кырыйлары, хуҗасыз объектлар, җәмәгать биналары яннарын тагын бер карап чыгарга кирәк. Фермалар, пилорама яннары территориясендәге тәртипсезлек һәм пычраклык күп хуҗалыкка хас. Моннан соңгы рейдларда төзәтелмәгән кимчелекләр, территорияләрдәге төзексезлек, тәртипсезлек һәм пычраклык өчен конкрет җавап бирергә туры киләчәк. Эш беркетмә төзеп, административ комиссиягә тапшырыла. Анда эләксәң, иң кечкенә җәза шәхси кешеләргә - 2000, вазыйфаи затларга - 15000, юридик затларга 200000 сум. Күбрәк тә булырга мөмкин: беренчесенә - 3500, соңгы икесенә 30-500 мең сумга кадәр. Әгәр бер елда шушы ук маддә буенча кабат беркетмә төзелсә, беренче очрак өчен салынасы иң зур суммадан башлап шәхси кешеләргә - 5000, ә вазыйфаи һәм юридик затларга 50 мең һәм 1 миллион сумга кадәр штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250