Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Теләчедә даруханә җитәкчеләре бала ризыгы хисабына баемакчы булган

Теләче районы прокуратурасы даруханә челтәрләрендә бәя куелышы буенча кануннарның үтәлешен тикшергән вакытта, районның бер даруханәсендә берничә төрле балалар ризыгына бәяләрнең чамадан тыш арттырылган булуын ачыклый.

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты карары буенча, данәләп сатылучы балалар ризыгына 25 % кына өстәмә кулланырга ярый. Ә биредә әлеге күрсәткеч 76 һәм 91 % тәшкил иткән.

Тикшерү нәтиҗәсе буенча даруханә мөдире Л.Миннебаевага карата административ эш кузгата һәм ул Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 50 мең сум штрафка тартыла. Дөрес, даруханә мөдире, судка шикаять белдереп, штраф күләмен 15 мең сумга кадәр киметү бәхетенә ирешә.

Прокуратура катнашы белән Теләче районында урнашкан даруханәдәге бәяләр канун кушканча тәртипкә китерелгән.

Intertat.ru

Фото: http://abc-sat.ru/data/pic/20_0d0fd7c6e093f7b804fa0150b875b868.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250