Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тиздән җиңел машиналарга юл бирергә теләмәүче әкрен баручы машина хуҗаларына махсус штраф сала башлаячаклар

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин әкрен баручы транспорт чаралары белән бәйле законны имзалады. Яңа закон нигезендә тиздән җиңел машиналарга юл бирергә теләмәүче әкрен баручы машина хуҗаларына махсус штраф сала башлаячаклар.

Бу торак пуктлардан читтә урнашкан юлларга кагыла. Әлеге юлларда трактор, үзбушаткыч машина, комбайн кебек сәгатенә 30 километрдан әкренрәк хәрәкәт итүче техника үз артыннан тизрәк баручы башка транспорт чараларын үткәрергә тиеш. Моның өчен алар юл читенә чыгарга яки инде машиналарны авария утларын кабызып туктаган хәлдә үткәрергә тиеш.
Әлеге законны бозган йөртүчеләргә административ штрафлар каралган. Штрафның күләме 1-1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Закон чыгаручылар фикеренчә, әлеге яңалык зур юлларда әкрен баручы техника артыннан сөйрәлеп барырга мәҗбүр машиналар бөкеләрен бетерергә тиеш.
Әйтергә кирәк, әкрен йөрүче машиналар закон нигезендә элек тә артларында җыелган автомобильләрне үткәрергә тиеш булган. Ләкин моны эшләмәгән өчен аларга бернинди дә җәза каралмаган иде. Хәзер әлеге җитешсезлек бетерелде, дип хәбәр итә Интертат.ру
Фото: http://nevnov.ru/transport/voditelej-tixoxodov-zhdet-nakazanie-za-medlennuyu-ezdu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250