Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәмәке генә сораган...

Дөрләп янган ирне гаилә әгъзалары сүндерә һәм “ашыгыч ярдәм” чакырта.

Нефтекама шәһәре районара суды  Агыйделдә яшәүче хатынга карата “үтерергә маташу” маддәсе буенча  җинаять эше ачкан.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  25 октябрь төнендә исерек хатын ахирәтләре белән бергә хатын күпфатирлы йортның баскыч мәйданында утырганнар. 48 яшьлек ир бер хатыннан тәмәке сорый, әмма аңа  тартырга бирүче булмый.  Шикләнелүче хатын белән әлеге ир арасында җәнҗал чыга. Нәтиҗәдә 36 яшьлек хатын ир өстенә янып китүчән сыекча коя һәм ут төртә.

Дөрләп янган ирне гаилә әгъзалары сүндерә һәм “ашыгыч ярдәм” чакырта. Аны авыр хәлдә дәваханәгә алып китәләр. Каза күрүче ирнең тәненең 50 проценттан артыгы бик нык пешкән.

“Шикләнелүче тоткарланган. Әле аны сак астына утырту турында сүз бара. Шаһитлардан сорау алына”, – диләр БР буенча Тикшерү комитетында.

Коточкыч бу. Хатын-кызлардан мондый адымны күзәтү бөтенләй читен. Хәер, кеше  аек килеш икенче берәүгә ут төртәме инде? Исерек булгандыр ул, дип яза Өмет.

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: news.myseldon.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал