Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Торак-коммуналь хезмәт тарифлары яңа салым аркасында күтәрелергә мөмкин

Икътисадый үсеш министрлыгы «углерод салымы» турында закон әзерләгән. Яңа салым кертү идеясенең авторы-Роснано башлыгы Анатолий Чубайс.

Икътисадый үсеш министрлыгы «углерод салымы» турында закон әзерләгән. Яңа салым кертү идеясенең авторы-Роснано башлыгы Анатолий Чубайс. Аның фикеренчә, бу чара сәнәгатьчеләргә ” ташландыкларны киметергә” ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә iz.ru.

Проект Федерация Советында каралган һәм, ачыклык булмау сәбәпле, закон проекты редакциясен кире какканнар. Моңа өстәп ул ил икътисады үсешенә тискәре йогынты ясый һәм халык өчен торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсешенә китерә ала дип санаганнар.

Моннан тыш, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегендә (РСПП) проект инфляцияне үстерүгә китерәчәк, дип саныйлар. Федерация Советында закон проектына төзәтмәләр керткәнче, зарарлы матдәләр күләме белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Сенаторлар шулай ук хөкүмәттән закон проектын эшләп бетерергә куштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх