Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тыела, ләкин сатыла

Рәсәй Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге Дәүләт алкоголь инспекциясе­нең Арча территориаль органы вәкиле белән берлектә ТРның 69нчы номерлы федераль законының үтәле­ше буенча 27нче октябрь көнне тикшерүләр үткәрде.

Әлеге закон нигезендә сәүдә нокталарында кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 10га кадәр аракы, шәраб һәм катылыгы (крепость) 4 градустан югары булган сыра сату тыела. Ләкин шуңа да карамастан, бу закон таләпләрен бозучылар да бар. Шушы тикшерү вакытында, ягъни 27нче октябрь көнне Балтач бистәсендә урнашкан «Нур» супермаркетында һәм «Рамил» кибетендә, ә 31нче октябрь көнне «Ялтра» кибетендә тиеш булмаган вакытта шәраб сатылуы билгеле булды. Закон бозучыларга карата РФ административ Кодексының 14.16нчы маддәсе Знче бүлеге ниге­зендә административ беркетмә төзелде һәм судка җибәрелде.

Киләчәктә дә мондый төр рейдлар кабатланачак һәм хокук бозучылар һәрдаим тикшерелеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев