Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тынычлык һәркемгә кирәк

14 февраль көнне Балтач район прокуротурасында район прокуроры Зефер Абитов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Равил Тазетдинов, район мөхтәсибәте җитәкчесе, Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең райондагы җаваплы хезмәткәре, район дини оешмаларының эшен координацияләү Советы җитәкчесе, "Хезмәт" газетасы баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, район Советы...

Киңәшмәдә хокук бозуларны булдырмау, экстремизм һәм терроризм фактларына юл куймау, районда дини объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау, дини юнәлештә файдалана торган биналарны һәм җирләрне закон тәлап иткәнчә рәсмиләштерү, районда миграция кагыйдәләренең үтәлеше торышы мәсьәләләре каралды.
Утырышта, районыбызда төрле милләт вәкилләре дус, бер гаилә булып яшиләр, конфессияара мөнәсәбәтләрнең шактый бай тәҗрибәсе тупланган, халкыбызның мәдәниятен, телләрен, горыф-гадәтләрен саклау өчен мөмкинлекләр бар.
Бүгенгесе көндә районда 40 мәчет, Кече Лызи, Чепья һәм Биктәш чиркәүләре эшләп килә. Мәчетләргә даими йөрүчеләр саны - 856 кеше, бу район да яшәгән татар халкыныӊ 3 процентын тәшкил итә. Чиркәүгә даими йөрүчеләр саны - 70, бу рус һәм удмурт, мари халкының 2 процентын тәшкил итә.
Кадрлар мәсьәләсенә дә игътибар бирелде. Дәүләт тарафыннан яшь имамнарга грантлар аша ярдәм итү программасы эшли башлады. Районыбызнң 8 яшь имамына грант бирелү (Республикада иң зур сан безнең районда) яшьләрне бу өлкәгә тартуга зур этәргеч булыр дигән өмет бар.
Район хакимияте белән берлектә пожар куркынычсызлыгы сигнализациясен урнаштыру, җирләрне һәм биналарны закон кысаларында рәсмиләштерү буенча күләмле эш көтелә.
Районыбызның җәмгыяви тормышында зур урын алып тормаса да, битараф калдырырга тиеш түгел тагын бер мәсьәлә кузгатылды. Сүз миграция, яисә күчеп кайтучылар проблемасы. 2008 елдан башлап 1 меӊ ярымнан артык кеше безнен район миграция органнары аша узганнар. Күчеп кайтканнарны хич үпкәләтмичә шуны да билгеләп үтәсе килә - кайтканнарның гомуми фикерләве дә, тормышка һәм тирә-як кешеләргә, үзенең динендә булмаганнарга карашы да үзенчәлекле. Дин тоту һәм аның алып кайткан үзенчәлекләрен "саф дин", дип пропагандалау һәм читтән кайткач аларны югары итеп күрүгә дә юл куелмаска тиеш. Бу очракта кайткан кешеләрнең һәм семьяларның үзләренең эшләре һәм тотышлары белән районыбыз халкы арасында дистә еллар буе яшәп килгән бердәмлек, дуслык һәм татулык традицияләренә каршы килмичә, аларны яңа төсмерләр белән баетырга тиешләр дип, ассызыклап әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X