Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Төзелеш барамы? Белешмә ал, юкса штраф түләвең ихтимал! (фото)

АДМ комиссия - ул кечкенә суд утырышы, дип башлый сүзен һәр комиссия утырышы саен Рамил Илдусович. Дөрес, комиссия каршына килүчеләрнең әлеге сүзләрне кабул итүләре дә төрлечә.

Кемдер, инде беркетмә төзелүнең икенче көнендә үк тирә-юнен тәртипләп куеп, әлеге комиссия алдына «коелып төшкән» хәлдә керә. Ләкин андыйларга карата без дә таләпчәнлекне арттырмыйбыз. Чөнки ялгыш кына «эләгүчеләр» булуын, гомер буе капка-төпләрендә башка берәү ташлап киткән конфет кәгазен дә җыештырып алуларын яхшы аңлыйбыз. Ләкин әле үзе тирә-юнен пычратудан тыш, кешенекенә төртеп күрсәтергә яратучылар да бар бит. Менә андыйларга карата штрафсыз берничек тә мөмкин түгел. Комиссия утырышының чираттагысында биш эш каралып, аларның барысына да кисәтү бирелде. Чөнки һәркайсы кимчелекне юк иткән. Андый кешеләр күбрәк булсын иде диясем килә. Дүрт аяклы ат та абынган кебек, әлеге кешеләрнең дә административ хокук бозулары беренчесе һәм соңгысы булыр. Койма эче сезнеке, ә урам як дәүләтнеке, дигән комиссия әгъзаларының сүзләрен алар әле озак исләрендә тотып эш алып барырлар дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250