Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ул һәм кызлары кич йөргән өчен әти-әниләре күпме штраф түләгән, шул хакта

- Кичке рейдлар вакытында балигъ булмаган балаларның яки яшүсмерләрнең әти-әниләреннән башка гына сәгать төнге 23.00дән соң йөрүләре, кисәтүләргә карамастан, дәвам итә.

18 яше тулмаган балалар төнге сәгать 11дән иртәнге 6.00га кадәр тоткарланган очракта административ беркетмә төзелә һәм балигъ булмаган балалар комиссиясенә тапшырыла. Җәйге ялда әти-әниләр һәм алар өчен җаваплы өлкән кешеләр балаларның өйдә кичке сәгатьләрдә вакытында булуларын таләп итүне йомшарттылар, ахрысы. Төнге сәгатьләрдә район эчке эшләр бүлегенең хокук саклау орган хезмәткәрләренә юлыгучылар арта башлады. Арада шәһәрдән кунакка кайткан балалар да бар.
Узган ел җәй буена 5 административ беркетмә теркәлгән иде, быел 7әү төзелергә өлгерде. Икесе кабат тәртип бозу очрагы. Беренче очракта алар 500 сум штрафка тартылганнар иде, кабат килүләрендә 2000 сум салынды. Әлеге егет-кызлар аерым контрольгә һәм күзәтү астына алынды, - дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар инспекторы Ләйсән Шакирова.
Фото: http://nevnov.ru/city/region/c-3-marta-v-zakonnuyu-silu-vstupil-detskij-komendantskij-chas/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250