Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ялган аракы сатучыны “Халык контроле”нә хәбәр ит һәм бүләк ал

Балтачта ялган аракы белән сату итүчеләрне "Халык контроле"нә хәбәр итсәң, бүләк бирәләр.

Ялган аракы сатуга чик куелырга тиеш! Район Советының утырышлар залында үткәрелгән видеоконференциядә шул хакта сөйләштеләр. Спиртлы эчемлекләр, шул исәптән пиво белән сату итү ЕГАИС системасы аша башкарылырга тиеш. Әлеге система алкоголь продукциясе әйләнешен контрольгә алу максатыннан кертелгән Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система дип әйтелә. Россиядә җитештерелгән алкогольле эчемлек күләме белән аракы сатуга лицензиясе булган сәүдә нокталарында сатылганы тәңгәл килми. Кайдадыр "югалту" бар. Шуңа күрә һәр шешәне - җитештерелгәнен һәм сатылганын исәпкә алырга җыеналар. Моны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) гамәлгә ашырачак. 1 гыйнвардан сәүдә ноктасына килгән һәр партия алкоголь ЕГАИС системасында теркәлергә тиеш.

Гади әйткәндә, ул - спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин итүче программа. ЕГИАСны кулланганда аракы сатып алучы һәр кешегә махсус пуэр-кодлы чек биреләчәк һәм кесә телефонындагы кушымта ярдәмендә шунда ук алкогольне җитештерүче, аның легаль продукция булуы турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

1 гыйнвардан "Халык контроле" системасына легаль булмаган алкоголь сату фактлары турында кергән хәбәрләр (аноним хәбәрләр кабул ителми) расланса, бу хәбәр бирүчене бүләкләү каралган.

Әгәр шикле гамәлләргә юлыксагыз, кичекмәстән Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының Балтачтагы инспекторларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сәүдә нокталарында ялган һәм начар сыйфатлы читтән кертелгән спиртлы эчемлекләр сатылырга тиеш түгел. Шешәдәге акциз маркасы бозылган булса, сканер аны укый алмаячак, товарны сатып булмаячак. Әгәр штрих-коды системада булмаса, программа аны контрафактлы продукция категориясенә кертәчәк. Кибеттә андый продукция булганлыгы ачыкланса, эшмәкәргә хокук саклау органнары һәм дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре алдында җавап тотарга туры киләчәк. Ә инде шушы ЕГАИС системасына теркәлмәгән акоголь белән сату итүне дәвам итсәң, административ җаваплылык каралган - вазифаи затлар өчен штраф күләме 12-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум. Андый оешмалар алкоголь сатарга рөхсәт бирә торган лицензиядән дә мәхрүм ителәчәк, дип искәртә безнең җирлектәге комиссия членнары.
Фото: orgtc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250