Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгынга каршы көрәш максатыннан, районда махсус режим кертелде

Министрлар Кабинетының 674-р номерлы боерыгы (14.04.2014) нигезендә 20 апрельдән 15 майга кадәр республикабызда, янгынга каршы көрәш максатыннан, махсус режим кертелде.

Бу чорда учак ягу катгый рәвештә тыела. Табигать кочагында ял итүдән дә тыелып торырга киңәш итәбез. Оешма-предприятие, каралты-кура яннарын чүп-чардан чистарту сорала. Чүпләрне яндыру тыела, аларны чүплекләргә илтү киңәш ителә. Шулай ук басу-кырларны яндыру да рөхсәт ителми. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Шунысын исегезгә төшерәбез, махсус режим вакытында штрафлар ике мәртәбә артачак.
Фото: http://admin.bryansk.ru/pozharoopasniy-period.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250