Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Янгынга каршы махсус режим туктатылып торачак

11 июльдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдән чыгарылды. Шул хактагы карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде.

Исегезә төшерәбез, янгынга каршы режим республикада 23 мартта кертелгән иде.
20нче июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда янгыннар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9,4 %ка (узган ел 943 - быел 854), янгында үлүчеләр 14,6 %ка (48 - 41), җәрәхәт алучылар 13 %ка (77 - 67) кимегән.
Моннан тыш, коры үләнгә ут кабу очракларының 9 тапкырга кимүе күзәтелгән. Узган ел шундый 1597 очрак теркәлсә, быел 164 кенә булган.
Режим гамәлдә вакытта халык күп йөри торган 891 объект тикшерелгән. Аларның 592сендә кимчелекләр табылган. Кеше сәламәтлеге һәм гомеренә куркыныч тудырган объектлар эшчәнлеге кимчелекләр бетерелгәнчегә кадәр суд тарафыннан туктатылды, дип хәбәр итә "Интертат.ру".
Фото: http://16.mchs.gov.ru/pressroom/news/item/2926768/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250