Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшел Үзән районында хатын-кыз ир-атка 320 тапкыр пычак белән чәнчегән

Җинаять кылынган вакытта алар икесе дә исерек булган.

Әлеге вәхшилек 6 февральдә Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында була. Тикшерү фаразлары буенча, 45 яшьлек хатын-кыз һәм 46 яшьлек ир-ат көндез үк аракы эчә башлый. Соңрак алар янына уртак танышлары килеп кушыла. Күпмедер вакыт узгач ир-ат белән хатын-кыз арасында бәхәс чыга. Шуның аркасында хатын-кыз пычак алып, ир-атка 6 тапкыр пычак белән чәнчи.
Ул вакытта ир-атны кунаклар үлемнән йолып алып кала. Алар хатын-кыздан пычакны тартып ала һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә шалтырата, ә үзләре кәеф-сафа коруны дәвам итә.
Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә ишекне ачучы гына булмый. Пычак белән чәнчүдән яраланган ир-ат аңына килә һәм тегеләр белән эчүен дәвам итә. Кунаклар исерешеп йоклап киткәч, хуҗабикә башлаган "эшен" азагына җиткерә - ир-атка 320 тапкыр пычак белән чәнчи.
Полиция хезмәткәрләре килгәндә әлеге хатын-кыз һәм аның ике кунагы шулкадәр исерек була ки, алардан аңлатма алу өчен шактый вакыт кирәк була.
Гаепләнүче суд тарафыннан сак астына алынган. Ул гаебен тулысынча таныган. Якын арада әлеге хатын-кыз суд каршына басачак. Тикшерү эше дәвам итә, дип яза "ИНТЕРТАТ.РУ" басмасы.
Фото: http://news.kmvcity.ru/2014/03/31/v-pyatigorske-devushka-udarila-nozhom-svou-nesovershennoletnuu-znakomuu/43646

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250