Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Йортларда мичләр, каминнар төзү һәм куллану кагыйдәләре

Мич төзелешенә карата таләпләр.

Ягу сезоны башланыр алдынан:
Ким дигәндә 3 айга бер тапкыр төтен юларын корымнан чистарту зарур.
Мичләрдә һәм морҗа башларындагы ярыкларны ком һәм кызыл балчык измәсе белән сыларга кирәк. Ярыклар барлыкка килмәсен өчен төтен юлларын даими рәвештә корымнан чистартып тору зарур.
Мич тулысынча - өй эчендә, бигрәк тә чормадагы өлеше һәм морҗа башы ак балчык яки известь суы белән агартылырга тиеш. Ак фонда, барлыкка килгән ярыклардан төтен чыкканны тиз арада күреп алу өчен, куела әлеге таләп.
Мич ягу белән бәйле янгын куркынычсызлыгы таләпләре:
- мичнеӊ кирәгеннән артык кызуын булдырмас өчен көнгә 2-3 тапкыр 90шар минуттан артык ягу һәм йоклар алдыннан 3 сәгать кла ягу;
- утынны бензин яисә башка тиз янучан сыеклык кулланып яндырып җибәрү;
- яга торган утын мичнеӊ яну камерасыннан озын булу, мичне капкачын япмыйча ягу;
- мич каршында утын, кәгазьләр һәм яна торган әйберләр кую;
- мичтә юеш утыннар киптерү, җиһазларны һәм пәрдәләрне мичтән 0,7 м, ә ягу өлешеннән 1,25м дан да якынрак урнаштыру;
- яккан мичне күзәтүсез калдыру яисә бу эшне балаларга йөкләү;
- көл һәм шлак су сибеп сүндерелергә һәм махсус урыннарга куелырга тиеш. Сүнмәгән күмерләрне, көлне каралты-курага якын ташлау тыела.
Исегездә тотыгыз мичне төзекләндерү өчен йорт хуҗасы җаваплы, мичне квалификацияле белгеч төзергә тиеш. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү тормышыгыз һәм милкегезнеӊ саклыгын тәмин итә.
2014 елныӊ 9 аенда гына да республикада мичләр, каминнар төзү һәм кулануга карата куелган кагыйдәләрне бозу сәбәпле 721 янгын чыккан, 21 кеше хәлак булган 41е төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250